news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

З.Вәлиева:“ТАССРның 90 еллыгы күргәзмәсе республикабыз тормышын “ачарга” мөмкинлек бирсен”

Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда “Тарих сәхифәләре. ТАССРның 90 еллыгына” дип исемләнгән күргәзмә ачылды

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда “Тарих сәхифәләре. ТАССРның 90 еллыгына” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Тантаналы ачылышта ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашты.
“Әлеге күргәзмә сезгә республикабыз тормышын башка яктан “ачарга” мөмкинлек бирсен. Без республикабыз белән горурланып кына калмыйча, аны үстерә, күренекле дәүләт, мәдәният эшлекләре тарафыннан салынган яхшы традицияләрне дәвам итә алабыз. Элгәреләр республика данын югары тоткан. Безгә дә аларга иярергә һәм республика исемен тагын да югарырак күтәрергә кирәк. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар”, - диде ул.
Күргәзмә 1917-1920 елларда Идел һәм Урал буе территорияләре төзелешенә кагылышлы милли-дәүләт проектлары белән таныштыра. Анда куелган сирәк документлар арасында “Идел-Урал штатын игълан итү” афишасы, күренекле җәмәгат эшлеклеләре, галим Галимҗан Шәрәф һәм сәясәтче, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе Мулланур Вахитов комплекслары, Татар-Башкорт Республикасы төзелү турындагы материаллар бар.
Музейга килүчеләрнең игътибарын ТАССРның беренче әләме, 1920 елда комачка төшерелгән республика картасы, ТАССРның герб эскизы (авторы Бакый Урманче), Татарстанны республика дип игълан итү чараларыннан фоторәсемнәр, ТАССР Югары Совет Президиумы, ВКП (б) Өлкә комитеты һәм башка оешмаларның байраклары җәлеп итә.
Шулай ук кызыксыну тудыра торган экспонатлардан Татарстан Республикасы оешу һәм аның беренче еллары турындагы уникаль документлар, Г.Исхакый һәм Г.Динмөхәммәтов мемориаль комплекслары, республиканың 1926, 1937, 1978, 1992 еллардагы проектлары һәм Конституцияләре, Татарстан юбилейлары уңаеннан бирелгән истәлекле бүләкләр һәм медальләр куелган.
Күргәзмәне оештыручылар иң кызыклы экспонат дип Ленин сурәте төшерелгән панноны саный. Аны Казан мех комбинаты республиканың 40 еллыгына ясаган булган. Республика тормышына кагылышлы әһәмиятле вакыйгалар Л.Фәттахов, Х.Якупов картиналарында да чагылыш тапкан.
Музейда хәзерге чор экспонатларыннан Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең эш кабинеты интерьеры, Казанның 1000 еллыгы уңаеннан бирелгән бүләкләрне дә күрергә була иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100