news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

З.Вәлиева китапханәчеләр һәм китап укучыларны Бөтенроссия китапханәләр көне белән котлады

З.Вәлиева: “Китаплар бүгенге көндә дә тормышыбызның алыштыргысыз юлдашлары булып тора”

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева китапханә хезмәткәрләре һәм китап укучыларны Бөтенроссия китапханәләр көне белән котлады.
Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре һәм китап укучылар!
27 майда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә дәүләт тарафыннан мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм арттыруда китапханәләрнең бәяләп бетергесез ролен тану буларак 1995 елда гамәлгә куелган дата - Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.
Китапханә эшенең күп гасырлык традицияләре булган Татарстан Республикасында төрле ведомстволарга караган өч меңнән артык китапханә исәпләнә. Безнең китапханәләр барлык мәгълүмат агымнарын һәм сервис төрләрен бергә тупларга, укучылар даирәсен, шул исәптән Интрнет аша да, киңәйтергә омтыла. Бу китапханә хезмәткәрләренә аерым таләпләр куя. Даими рәвештә камилләшү, яңа эш алымнары һәм формаларын эзләү, һөнәри осталык, һәр укучыга шәхсән якын килү – тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә хас төп сыйфатлар әнә шул. Техник чаралар һәм технологияләр ничек кенә үзгәрсә дә, китапханә каитапханәчеләр һәм китап укучылардан башка яши алмый.
Хәзерге вакытта республикада 2009-2014 елларга исәпләнгән һәм 2020 елга кадәрге перспективага Китапханә эшен үстерү программасы гамәлгә ашырыла. Татарстанның җыелма китапханә электрон каталогын булдыру һәм ТР Милли китапханәсе фондларында сакланучы китапларны электрон форматка күчерү буенча эш бара. Без яңа буын иҗтимагый мәгълүмат-китапханә үзәге – Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсе филиалы булдырылачак Россиянең тәүге төбәкләре арасына кердек.
Китаплар бүгенге көндә дә тормышыбызның алыштыргысыз юлдашлары булып тора. Бу китапханәләрнең алга таба да үзлегеңнән белем алу һәм һөнәри үсеш институтлары гына түгел, ә мәдәни тарту үзәкләре дә булып калачагына ышаныч тудыра.
2010 елда Бөтенроссия китапханәләрне исәпкә алу узачак. Бу китапханәләрнең потенциалы һәм проблемаларына тагын да ныграк игътибар итәргә мөмкинлек бирәчәк, Татарстан Республикасында бердәм китапханә киңлеген формалаштыруда яңа этәргеч булып хезмәт итәчәк.
Республиканың барлык китапханә хезмәткәрләре һәм китап сөючеләргә яңа казанышлар, уңышлы проектлар һәм идеяләр, сәламәтлек һәм иминлек телим.

ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100