news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

З.Вәлиева: “Иң мөһиме – Тукай премиясенең абруен күтәрү”

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе “Кол Шәриф мәчете” архитектур комплексы иҗатчыларына насыйп булды

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә быел уздырылган конкурста катнашырга теләк белдергән 18 дәгъвачының 13е генә конкурска уза алган, хезмәтләрнең 5се исә техник хилафлыклар яки конкурс нормаларына туры килмичә төшеп калган.

Кичә 17 кешедән торган конкурс комиссиясенең җитди утырышы булып, анда, яшерен тавыш бирү юлы белән, конкурс лауреаты сайланды: ул – “Кол Шәриф мәчете” архитектур комплексын иҗат иткән коллектив, калган дәгъва итүчеләр кирәк кадәр тавыш (50 проценттан да күбрәк таләп ителә) җыя алмады, дип игълан итте бүген ТР Министрлар Кабинетында шул уңайдан уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Президенты карамагындагы Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премияләре комиссиясе рәисе урынбасары Зилә Вәлиева. “Мондый сайлап алу Тукай премиясенең абруен күтәрер дип уйлыйбыз. Конкурста әсәрләре катнашкан язучыларыбыз, чыннан да, хөрмәткә лаек, аеруча өлкән яшьтәгеләре иҗатка зур өлеш керткәннәр, әдәбиятыбыз да тиешле дәрәҗәдә. Алай да, беренче тапкыр лауреат буларак быел сайланган архитектур әсәрнең дә бөеклеге чагыштыргысыз дисәк тә ярый”, - дип фикерләре белән уртаклашты З.Вәлиева. Министр А.Сибагатуллин исә, Кол Шәриф мәчете безнең тормышыбыз йолдызы ул бүген, моның белән килешмичә булмый, дип җөпләде.

Брифингта, шулай ук, әлеге комиссия әгъзаларыннан ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры сәнгать җитәкчесе Александр Славутский, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшид Кәримуллин катнашып, сорауларга җавап бирде.

Кол Шәриф мәчетен иҗат иткән коллектив 8 кешедән - И.Ф.Сәйфуллин, С.П.Шәкүров, А.В.Головин, З.М.Садыйков, А.Г.Саттаров, А.К.Даишева, З.Ш.Галиуллин, Р.М.Зәбиров – тора, 300 мең сумны бүлгәч аларга бик аз тимиме, суммага өстәмә акча каралмыймы, дигәндә, З.Вәлиева, премиянең суммасын күтәрү перспективада каралыр бәлки, Башкортстандагы кебек 2 елга бер генә конкурс уздыру мәсьәләсе дә шулай ук. Иң мөһиме – Тукай премиясенең абруен күтәрү: конкурс шартлары буенча, премиягә җәмгыятьтә танылу яулаган, ватан һәм милли мәдәният үсешенә әһәмиятле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр халкыбызның бөек улы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алу ярышында катнаша ала, алга таба таләпләрне күтәрү турында килештек, дип җаваплады.

А.Славутский басым ясап әйткәнчә, “Кол Шәриф мәчете” архитектур комплексы бөтен республикабызның брэндына әйләнде, ә инде башка премия каралмавы – ул андый зур конкурсларда була торган хәл.

Шул рәвешле, кайсы елларда 4-7шәр итеп бирелә торган премия, соңгы 1995, аннары 2004 еллардагыча, быел бары тик 1 генә булды. З.Сөнгатуллина фикеренчә, бәлки калганнары бертигез дәрәҗәдә булгангамы, Кол Шәриф мәчете арада аерылып, үзгә булып торгангамы, комиссия шундый нәтиҗәгә килгән. Премия кайсы хезмәтләр буенча кемнәргә бирелүе игълан ителү элек Тукай туган көнне 26 апрельга Шигырь бәйрәменә калдырылса, быел алдан белдереп кую хуп күрелгән, ә инде премияне тапшыру тантанасы үзгәрешсез кала, ягъни 30 август – Республика һәм Шәһәр көне бәйрәм чаралары кысаларында оештырыла, дип белдерде министр “Татар-информ” хәбәрчесенә җавабында.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot