news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
З.Вәлиева: “Болгар” музей-тыюлыгын ЮНЕСКО мәдәни мирас исемлегенә кертү эше торгызылды”
Кимчелекләрне бетерү өчен, 2011 елга кадәр вакыт бирелгән
Скопировать ссылку
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген “Болгар” дәүләт архитектур-археологик музей-тыюлыгын ЮНЕСКО мәдәни мирас исемлегенә кертү эше торгызылды. ЮНЕСКО комитетыннан шуның буенча әллә ни зур булмаган кимчелекләр белән җавап алынды, 2011 елга кадәр җитешмәгән якларны төзәтеп, әлеге халыкара оешма кабул иткәнчә итеп экспертлар бәяләмәсен, документларны әзерләп тапшырырга вакыт бирелде – бу бик катлаулы эш.
Казан Кремлендагы ”Манеж” күргәзмә залында “Россиядә ЮНЕСКО объектлары һәм милли мирасны саклауда аларның роле” темасына “түгәрәк өстәл” эше утырышлары арасындагы тәнәфестә ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры вазифаларын башкаручы Зилә Вәлиева журналистлар белән очрашып, шундый аңлатма бирде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot