news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Үз укытучың турында сөйлә” видеороликлар конкурсы игълан ителде

Бәйгегә 1,5 минуттан да артык булмаган бер видеороликны (видео, фотофильм, мультипликация) кабул ителә.

(Казан, 11 июнь, "Татар-информ"). Педагоглар, ата-аналар һәм укучылар «Үз укытучың турында сөйлә» видеороликлар конкурсында катнаша ала. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурста катнашып, «Россиянең ел укытучысы» конкурсының төбәк этапларында җиңү яулаган финалистларга ярдәм итәргә була. Бәйге җиңүчесенә Россия Мәгариф минстрлыгының дәүләт белем бирү сәясәтен һәм мәгълүмати технологияләрне гамәлгә ашыру үзәге призы биреләчәк.

Һәр мәктәп теләсә нинди техникада башкарылган 1,5 минуттан да артык булмаган бер видеороликны (видео, фотофильм, мультипликация) күрсәтә ала.

Эшләр электрон почта аша aer@informika.ru 2019 елның 15 июненнән 15 сентябренә кадәр кабул ителә. Җиңүче тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot