news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үз уеныбыздан канәгатьмен – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры бүгенге уенга үз бәясен бирде.

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). “Металлург” хоккейчыларына каршы бүгенге уеннан соң (2:1) уздырылган матбугат конференциясендә “Ак Барс” хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов матчка үз бәясен бирде.

“Бүгенге уен яхшы булды, ике команда да яхшы уен күрсәтте. Егетләрнең уеныннан канәгатьмен. Алар яхшы әзерләнде һәм нәтиҗәгә иреште”, – дип белдерде Зиннәтулла Билалетдинов.

Баш тренердан сакчы Степан Захарчукның гамәле хакында да сорадылар. “Ак Барс” сакчысы бүгенге очрашуда тупас алым кулланып, “Металлург” уенчысын имгәтте һәм матч азагына уеннан читләштерелде.

“Захарчукка ни әйттемме? Әлегә бер ни дә түгел”, – диде Билалетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot