news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәркәннәр Континенталь хоккей лигасы җиңүчеләренә медальләр эшләгән

Барлыгы 220 данә медаль ясалган.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Континенталь хоккей лигасы чемпионатының призелары әлеге сезонда уникаль медальләр белән бүләкләнәчәк. Аларны Континенталь хоккей лигасы өчен Россиянең иң зур зәркән заводларының берсе махсус эшләгән. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Яңа медаль дизайнында үзәк урынны боз өслеген ярып үтә торган алка алып тора. Алтын медаль чын алтыннан түгел, ә махсус җиз эретмәсеннән эшләнгән. Көмеш медальне исә нейзильбер (бакыр, никель һәм цинк эретмәсе) тәшкил итәчәк. Бронза медаль брозадан ясалачак.

Бу бүләкләргә лаек булучылар апрельнең икенче яртысында, Гагарин Кубогының финалыннан соң, билгеле булачак. Беренче матч 8 апрельгә билгеләнгән. Җиңүчене ачыклаганда, сериядә 7 матчка кадәр сузылса, медальләр 20 апрель көнне тапшырылачак.

Бер медальнең авырыгы 450 грамм, ә диаметры 80 мм тәшкил итә. Шулай итеп, ул хоккей алкасыннан (76,2 мм) да зуррак булачак. Бер медальне ясау өчен 28 сәгать таләп ителә, шул вакыт аралыгында 25 төрле операция башкарыла. Өч төрле дәрәҗәдәге медальләр барлыгы 220 данә ясалган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100