Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәринә Вилданова, туган көнен сәбәп итеп, Иске Татар бистәсендә концерт куйды
Татар яшьләре арасында шактый билгеле булса да, киң җәмәгатьчелеккә Зәринә Вилданова нигездә "Үзгәреш җиле" проекты аша танылды.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарның алдынгы карашлы яшьләре кичә яшь җырчы Зәринә Вилданованың The CheekLaWeek төркемен тәкъдим итү кичәсенә җыелды. Концерт Зәринәнең туган көне уңаеннан оештырылган иде. “25 яшьлегемне көтеп тормадык инде, быел ук туган көн уңаеннан концерт әзерләдек”, – диде Зәринә.
Концертны оештыручы – Yummy Music лейблы һәм аның лидеры Ильяс Гафаров.
Татар яшьләре арасында шактый билгеле булса да, киң җәмәгатьчелеккә Зәринә Вилданова нигездә “Үзгәреш җиле” проекты аша танылды. Хәзерге вакытта Зәринә ГИТИСның эстрада факультетында Надежда Бабкина остаханәсендә һәм Әүхәдиев исемендәге Казан музыкаль көллиятнең эстрада-джаз бүлегендә укый. Концертка Зәринәнең вокал һәм хореография буенча педагоглары да килгән иде.
Концертның беренче өлешендә Зәринәнең дуслары – Bridge төркеме, Никита Савельев, Оскар Юнысов, Роберт Мортазин һәм «Прогульщики» төркеме катнашты. Шулай ук “Үзгәреш җиле” аша өстәмә популярлык яулаган Илгиз Шәйхразиев та Зәринә концертында татарча һәм русча җырларын башкарды.
Музыкант Никита Савельев Зәринәнең иҗатын татар музыкасында яңа борылыш дип билгеләп үтте. Ул татар мәдәниятын башка форматтагы яңа юнәлешкә китереп чыгарыр, дип фаразлый. "Хәзер аутентик музыка бар, әмма тагын ниндидер яңалык кирәк – Зәринәнең иҗаты әнә шушы яңа агым булырга мөмкин”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. Никита бүген гомерендә беренче тапкыр Илгиз Шәйхразиевны ишетеп, аның башкаруын таң калып тыңлавын әйтте.
“Татар музыкасында яңа агым ул хатын-кыз ягыннан Зәринә Вилданова булса, ир-ат буларак, һичшиксез, Илгиз Шәйхразиев”, – диде ул. Никита рус милләтеннән булса да, үзенең татар җырчылары белән эшләвен, татар классик музыкасын яхшы белүен әйтте.
Зәринә концертында тәкъдим иткән The CheekLaWeek төркеме – гитара, баян, контрабас һәм перкуссиядә уйнаучы музыкантлар 0 Ринат Рысьмятов, Алмаз Әсхәдуллин, Альберт Садретдинов һәм Сергей Молодцовлар иде.
Зәринә Вилданова кунакларына үзе эшкәрткән халык җырларыннан “Уф йөрәгем” һәм “Ай җаный” һәм башкаларны, “Җиләк җыйганда” җырын (Мансур Мозаффаров көе, Муса Җәлил шигыре), үзе язган “Китмә!” җырының премьерасын тәкъдим итте.
Концертның төп тамашачылары – милләтнең алдынгы иҗади яшьләре һәм Казанның Татар бистәсендә яшәүче яки Кабан күле буена йөрергә чыккан туристлар иде. “Нинди телдә һәм нәрсә турында җырлауларын аңламасак та, җырчыларыгызда гаҗәеп вокал, музыкантларыгыз көчле”, – дип бәяләде бирегә очраклы килеп эләккән туристлар татар җырчысы концертын.
Оештыручылар концерт 19.00 сәгатьтә башлана дип хәбәр иткән булсалар да, ул шактый соң башланды. Майның соңгы көне җылылыгы белән аерылып тормаса да, тамашачы кичәне ташлап китмәде, кем пледларга төренеп, кем биеп җылынды – концерт дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз