news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәринә Вилданова һәм CheekLaWeek этнопроектының дебют альбомы чыкты

Альбомдагы җырлар 15 февральдә «Соль» клубында яңгыраячак.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Җырчы Зәринә Вилданова һәм аның CheekLaWeek (Чикләвек) төркеме дебют альбомын чыгарды. Экспериментларга корылган «Уф, йөрәгем» альбомы турында Yummy Music лейблы хәбәр итә.

«Иске җырларны яңача уйнау идеясеннән башланган проект эзләнүләр кыйссасына әверелде. Музыкантлар «Кем без?», «Кая барабыз?», «Экспериментларда никадәр ерак китә алабыз?» сорауларына җавап эзли», диелгән пресс-релизда.

Оештыручылар әлеге дебют альбомын җырчының үсеш тарихы дип билгеләп үтәләр.

Альбом бөтен музыкаль платформаларга урнаштырылган.

Альбомдагы җырлар 15 февральдә «Соль» клубында яңгыраячак.

  • Зәринә Вилданова ГИТИСта укыган, "The CheekLaWeek" этнопроекты авторы. Татар, инглиз һәм рус телләрендә җырлый. Ул pop, world music, jazz стильләрендә эшли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100