news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азәрбайҗан татарлары берләшмәсе дистә еллык юбилеен бәйрәм итте

Татарстанның Азәрбайҗандагы даими вәкиллегендә “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе оешуга 10 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Азәрбайҗан татарлары берләшмәсе дистә еллык юбилеен бәйрәм итте
tatar-congress.org

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Тантанада катнашкан даими вәкил урынбасары Исмаил Акмеев милләттәшләребезне юбилейлары белән котлады, берләшмә рәисе Абасу Миняшевка актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миняшев үз чиратында дистә ел вакыт эшчәнлегенә йомгак ясап, милли бәйрәмнәр оештыру һәм республикада үтә торган чараларда актив катнашулары өчен коллективка рәхмәтен җиткерде.

Азәрбайҗандагы татар диаспорасы рухи лидеры Фәрхәт Гафуров әйтүенчә, милләттәшләребез төрле хәйрия чараларына аерым игътибар бирәләр. Балалар йортлары һәм приютларына барып төрле очрашулар үткәрәләр, сугыш һәм тыл ветераннарын һәм өлкән яшьтәге милләттәшләребезне дә игътибардан читтә калдырмыйлар.

«Татарлар үзләренең йолаларын, мәдәниятен, телен онытмый. Бу бигрәк тә татар җырларын башкарганда, музыкасын тыңлаганда сизелә. Соңгы вакытта татарларга кушылып азәрбайҗаннар, лизгиннар һәм руслар да Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләрен сөйли һәм сәхнәләштерә башлады», — диде Госкомитетның диаспоралар белән эшләүче эксперт-аналитигы Теймур Атаев.

Атаев әйтүенчә, мондый төр очрашулар бер-берсенә якын булган татар һәм азәрбайҗан халкын берләштерә һәм рухи яктан баета.

Очрашуда «Татарстан» иҗтимагый берләшмәсенең дини сектор җитәкчесе мәчет имам хатибы Аждарбәй Рәшид Җаббаров татар халкының мәдәни мирасын, рухи традицияләрне киләчәк буынга саклап калдыру мөхимлеге хакында да ассызыклады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100