news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әзһәр Шакиров татар әдәбиятын белмәгән кеше татар була алмый дип саный

"Аудиокитаплар яздыру эше бераз соңга да калды", - ди артист.

Әзһәр Шакиров татар әдәбиятын белмәгән кеше татар була алмый дип саный
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров Татарстан китап нәшрияте сайты өчен Әмирхан Еникинең "Матурлык" әсәрен һәм Дәрдмәнд шигырьләрен укыды. Артист татар әдәбиятын белмәгән кеше татар була алмый дип саный. Бу хакта артист “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Әзһәр Шакиров фикеренчә, Әмирхан Еники, Дәрдмәнд, Һади Такташ әсәрләре - мәңгелек әсәрләр. "Татар кешесе боларның барысы белән дә таныш булырга тиеш. Татар әдәбиятын белмәгән кеше татар була алмый", - диде ул.

"Аудиокитаплар яздыру эше бераз соңга да калды. Милли хәзинәләребезне, замана мөмкинлекләреннән файдаланып, хәзерге буын кешеләренә җиткерергә кирәк. Китап уку модадан төшеп калды,ә аудиокитапларны  кешеләр машинада барганда яисә буш вакытларында тыңлый алачак. Аудиокитаплар да көчле тәэсирле булачак", - диде Татарстанның халык артисты.

Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясен Татарстан китап нәшрияте сайтында түләүсез тыңлап була. Шушы көннәрдә Әзһәр Шакиров укуында Дәрдмәнд шигырьләрен дә тыңлап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100