news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әзһәр Шакиров: "Рус театрын – император, татар театрын халык төзегән"

1961 елда Мәскәүдә Щепкин училищесын тәмамлап кайткан артист, беренче тапкыр татар спектаклен Мәскәүдә караганлыгын искә алып сөйли.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров татар спектаклен беренче тапкыр авылда да түгел, Азнакайда, Казанда да түгел, ә Мәскәүдә 1957 елда күрә. "Рус театрын бөек диләр, мин татар театрын бөек икәнен белдем", – дип артист яшьлегендәге кичерешләре белән уртаклашты "ТНВ" телеканалының "Ком сәгате" тапшыруында.

22 февральдә 77 яшен тутырачак Әзһәр Шакиров тумышы белән Татарстанның Азнакай районыннан. 1961 елда ул Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары те­атр училищесын тәмамлап кайтып, шул чордан бирле Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли.

"Татар театрын беренче тапкыр 1957 елда күрдем. Аңарчы мин Мәскәүдә рус спектакльләрен карый идем. Рус спектакльләрен карагач, татар театрларын күз алдына китерми идем. 1957 елда татар театры спектаклен карагач, шаккатым. Төрки халыклар фестивале булды. Татар театры килде, безне күмәк сәхнәләргә керттеләр. "Зәңгәр шәл"не шундый сәләтле итеп уйнадылар. Рус театрын бөек дип әйтәләр... Беренче тапкыр татар театры бөек икәнлеген күрдем. Күрәсең, татар театрының иң үскән вакыты булган. Театрга 50 генә ел. Анда Оренбург, Чиләбедән җыелган состав – бөтен татар дөньясы каймагы, чын талантлар булган", – дип искә алып сөйләде Әзһәр Шакиров.

"Рус һәм татар театры арасында аерма да шунда. Рус театрын император төзегән, бөтенләй башка дәрәҗә, ә татарларда аны 18-20 яшьлек шәкертләр оештырган, милләтнең киләчәге өчен халык театры булырга тиеш дигән фикерне җаннарында йөрткән, авыр шартларда театр төзегән. Халык тудырган. Бу инде икенче дәрәҗә, халык тудырган икән, халык язмышын ачып бирергә тиешсең", – дип сөйләде халык артисты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100