news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була

Татар дəүлəт филармониясе янындагы паркта Александр Ключарёв, Айрат Арсланов һəм Фуат Мансуров истəлегенə чыршылар утыртылды.

Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Бүген Габдулла Тукай исемендəге Татар дəүлəт филармониясе янындагы паркта чыршылар утыртылды. Чара барышында җырчылар - Зөһрə Шəрифуллина, Эмиль Җəлəлетдинов, режиссёр - Эмиль Ключарёв "Татар-информ" агентлыгы хəбəрчесенə агач утырту традициясен никадəр дəрəҗəдə мөһим булганы турында сөйлəде.

Əйтергə кирəк, Татар дəүлəт филармониясенең агач утырту традициясе 2015 елдан башланган. Ул күренекле шəхеслəрнең исемнəрен мəңгелəштерү максатыннан барлыкка килгəн.

Татарстанның халык артисты Зөһрə Шəрифуллина татар дөньясының мəшһүр шəхеслəренə багышлап агач утыртуны кирəк дип саный. "Бу - горурлык. Килəчəк буыннар өчен дə бик кирəкле əйбер. Əлеге традиция килəчəктə дə дəвам итсен иде. Безгə дə шушы матур көннəрне насыйп булуын телим. 70 яше тулган артистларга да агач утырту матур традициягə əйлəнде. Килəчəктə татар сəнгатенə гомере буе хезмəт иткəн барлык шəхеслəргə дə агач утыртылырга тиеш", - диде ул.

Зөһрə Шəрифуллина татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була дигəн фикердə. "Əле без, артистлар, исəн-сау булганда аларның барысын да искə алабыз, сагынабыз, чөнки  алар белəн бергə эшлəдек. Шаулап-гөрлəп шул шəхеснең агачы җилдə тирбəлеп торса,  балалар да "менə бу минем əбинең, бабайның агачы", дип карап китсə дə нинди куаныч була бит", - диде җырчы.

Агачлар филармония янындагы паркта күренекле артистлар, сəхнə ветераннары, Казан театрлары актерлары тарафыннан утыртылды. Чыршылар Россиянең һəм Татарстанның атказанган сəнгать эшлеклесе, композитор Александр Ключарёв; Россиянең һəм Татарстанның халык артисты, нəфис сүз остазы Айрат Арсланов; Россиянең, Казахстанның һəм Татарстанның халык артисты, дирижёр Фуат Мансуров истəлегенə багышланды.

Татар дəүлəт филармониясенең директоры Кадим Нуруллин килгəн һəр кешегə рəхмəтен белдерде. "Əлеге өч даһиебыз филармония тарихында гына түгел, илебез тарихында да аерым урын алган шəхеслəр. Алар Мəскəүдə белем алып, Татарстанга да күп өлеш керткəн. Без, елдагыча, традициябезгə тугры калып, аларга үсентелəр утыртабыз. Килəчəктə дə очрашырга насыйп булсын", - диде Кадим Нуруллин.

Филология фəннəре докторы Фоат Галимуллин татар халкы сəлəтле кешелəргə бай дип исəпли: "Бəхеткə, безнең талантларыбыз, бөеклəребез искиткеч күп. Александр Ключарёвның "Туган җирем - Татарстан" əсəрен генə алсак та, ул безнең тарихыбызда иң бөек җырларның берсе булып калды. Ягъни ул татар халкының рəсми булмаган гимнына əверелде.

Айрат Арсланов гаҗəеп зур уңышларга ирешкəн талантлы шəхесебез. Татар сүз сəнгатенең меңъеллык тарихы бар дибез. Лəкин аны XX гасырда нəкъ менə Айрат Арсланов үз вакытында телдəн яңгыратып, бөеклеген күрсəтеп яшəде. Ул үзенə күрə аерым академик уку стиле тудырды. Бу башлангычта аңа шагыйребез Муса Җəлил ярдəмче булды. 1953 елларда шагыйрьнең бөек патриотик шигырьлəре безгə кайта башлагач, аны халык йөрəгенə үткəреп сөйлəргə кирəк иде. Ходай шул вакытта Айрат Арслановны мəйданга чыгарды. Ул шагыйрь түгел, лəкин үзе бер шигырь", - дип белдерде Фоат Галимуллин.

Композитор Александр Ключарёвның улы Эмиль Ключарёв əтисенə багышлап фильм төшерүе турында искəртте: "Мин 50 ел дəвамында телевидениедə эшлəп, Казанга, республикага багышлап язылган шулкадəр күп əсəрлəр əтидəн кала əле беркемдə дə булмаганына инандым. Əтинең барлык җырлары да берсеннəн-берсе матур, аларны барысы да хəтерли. Мин əти турында əллə никадəр сөйли алам, лəкин бу кирəк микəн? Кайчандыр Фоат Мансуров минем янга килеп: "Əйдəгез, əтиегезнең симфониясен  куйыйк", - дигəн иде. Лəкин планнар чынга ашмыйча калды. Килəчəктə булыр дип өметлəнəм. Əтинең холкы, иҗаты, казанышлары белəн кызыксынасыз икəн, аның турында төшерелгəн фильмны карарга тəкъдим итəм. Ул YouTube каналында бар", - диде Эмиль Ключарёв.

Россиянең атказанган артисты Эмиль Җəлəлетдинов Фоат Мансуров белəн эшлəгəн еллары турында сөйлəде: "Студент елларында миңа Казан дəүлəт опера һəм балет театрында стажировка үтəргə туры килде. Салих Сəйдəшев язган "Наемщик" музыкаль драмасын Александр Ключарёв операга əйлəндергəн вариантын тəкъдим итте дə, мин аны башкардым. Фуат Мансуровка килгəндə, без аның белəн Муса Җəлилгə багышланган вокаль-симфоник цикл əзерлəдек, "Бəхетле минутлар", "Бер кызга" дигəн əсəрлəрне куйдык. Шулай ук Фуат Мансуров җитəклəгəн симфоник оркестр белəн Муса Җəлил шигыренə язылган "Син оныттың", "Бəла" җырларын тəкъдим иткəн идек. Əлбəттə, ул шəхеслəрнең һəрберсе миңа якын", - диде Эмиль Җəлəлетдинов.

Беренче агач татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга, икенче агач күренекле композитор Җəүдəт Фəйзигə, өченче агач танылган дирижер Натан Рахлинга утыртылган. Хəзерге вакытта паркта танылган сəнгать осталары тарафыннан бакыйлыкка күчкəн мəшһүр шəхеслəр истəлегенə атап утыртылган 11 агач үсə.

Белешмə:

Александр Ключарёв (19.02.1906 - 30.03.1972) - композитор, музыка-җəмəгать эшлеклесе, фольклорчы, ТАССРның халык артисты(1964), ТАССР, РСФСРның атказанган сəнгать эшлеклесе(1939, 1969), ТАССРның Г.Тукай исемендəге Дəүлəт премиясе лауреаты.

Айрат Арсланов (10.04.1928 - 23.04.2010) - сөйлəм жанрында күренекле нəфис сүз остасы, РФнең, ТРның халык артисты, Г.Тукай исемендəге дəүлəт премиясе лауреаты, "Хезмəт Кызыл Байрагы" ордены иясе.

Фоат Мансуров (10.01.1928 - 12.06.2010) - атаклы дирижёр, Россиянең, Казахстанның(1967), Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендəге дəүлəт премиясе лауреаты(1994), Халыкара Фəннəр Академиясенең академигы, Мəскəү дəүлəт консерваториясе(1970) һəм Казан дəүлəт консерваториясе(1986) профессоры. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100