news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөһрә КӘРИМОВА

“Кредит акчаларының эшмәкәргә үсеш чыганагы булуы мөһим”

Зөһрә Кәримова: “Банк өчен кредитның максатчан кулланылуы һәм кредит акчаларының эшмәкәргә үсеш чыганагы булуы мөһим”

Банкларның кече бизнесны кредитлау программаларын дәүләт бурычларына тәңгәлләштереп гамәлгә ашырулары – гаять мөһим күренеш. Дәүләт Думасы кабул иткән “Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турындагы” закон да бизнеска һәрьяклап ярдәм итүне күздә тота. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Наил Селиванов алып барган  “түгәрәк өстәл” барышында да, кичә сүз, кече бизнесны кредитлау өлкәсендә әледән-әле яңарып торучы программалар банкларның кече бизнесны үстерү фондлары белән үзара бәйләнешләре турында барды. Фикер алышуда, акцияләр пакеты итальян банкы “Интеза Санпаоло” га караучы КМБ-Банк (ЯАҖ) Түбән Новгород филиалының “Казан” операция офисы җитәкчесе Илнар Шәймәрданов, Россия Саклык банкы “Татарстан банкы” бүлегенең кредитлар бирү идарәсенең кече эшмәкәрлек субъектларын кредитлау секторының әйдәп баручы белгече Зөһрә Кәримова һәм “БТА-Казан” банкының кече һәм урта бизнесны кредитлау бүлегенең өлкән белгече Айгөл Хәйруллина катнашты.
Кече бизнесны кредитлау өлкәсендә күзәтелә торган зур үсеш динамикасы, безгә бу темага икенче тапкыр очрашу өчен җирлек тудырды.

Кече бизнесны үстерүгә йөз тоткан халыкара, гомумроссия, республика программаларында безнең банклар ни рәвешле катнаша?

И. Ш.: “КМБ-Банк” Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәтләре, кече һәм урта бизнес үсешен кайгыртучы төрле фондлар белән белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырды. Без клиентларның ихтыяҗларын, кече бизнес проблемаларын, иң беренче чиратта, клиентларның үзләре аша, дәүләт органнары, мөстәкыйль оешмалар аша да тирән сиземлибез. Быел “КМБ-Банк”ы директорлары советы рәисе господин Фалликоның ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очршауы барышында да, берничә уртак программа эшләү зарурлыгы турында килешенгән иде. Банк, Татарстан Хөкүмәте, Икътисад министрлыгы, Инвестиция-венчур фонды белән берлектә, кече һәм урта бизнесны үстерү юнәлешендә эш алып барачак. Бүгенге көндә төрле оешмалар белән килешүләр дә имзаланган. Мисал өчен, керамика кирпече җитештерәчәк заводны кредитлау проекты, Татарстан өчен гаять актуаль.

З. К.: Күп кенә эшмәкәрләр алдында кредит алганда залог проблемасы килеп басуын исәпкә алганда, хәзерге вакытта без Мәскәү шәһәренең кредитлауга ярдәм итү фонды җаваплылыгы астында, кече бизнесны кредитлау программасында катнашу мәсьәләсен күзаллыйбыз. Аның нигезендә, кредитларның 50 процент өлешен фонд бирә, әмма бу очракта кредит алучы бурычының 1,75 процентын фондка “бүләк” рәвешендә түли. Тагын бер программа – “Агросәнәгать комплексы” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнашу. Саклык банкы авыл хуҗалыгы тармагын кредитлауда бик җанлы катнаша. 2007 елда агросәнәгать комплексы предприятиеләренә 2 миллиард сумлык кредит бирелгән, крестьян-фермер хуҗалыклары банктан 55 миллион сумлык кредит алган. Кредитларның уртача суммасы 2 миллион сум тирәсе, ә максималь сумма 7 миллион сумга кадәр. Моннан тыш, Саклык банкы кайбер предприятиеләрнең финанс яктан тотрыксызлыгын истә тотып, алар өчен 12 процентка тәңгәл ташламалы процет ставкасын рәсмиләштергән.

А. Х: Кызганыч, әмма безнең банк дәүләт ярдәменә таяна алмаганлыктан һәм тулысынча коммерциянеке булып саналганлыктан, әлегә икътисадның реаль секторлары буенча проектлар белән горурлана алмый. Шулай да киләчәктә бу юнәлешкә алынырбыз дип уйлыйм. Хәзерге вакытта дәүләт банкларының эшмәкәрләр өчен кызыклырак булуын инкарь итеп булмый.

Билгеле булганча, кредит алучы кайбер эшмәкәрләр, бигрәк тә, авыл җирлегендә яшәүче кече бизнес вәкилләре арасында, финанс нечкәлекләре ягыннан тулысынча хәбәрдар булмаучылар да очрый. Банкларның кредитор буларак кына түгел, ә үзенә күрә финанс консультантлары буларак эшчәнлеге нидә чагыла?

И. Ш.: Кече һәм урта бизнесны кредитлау башлыча финанс анализы белән бәйле. Еш кына банклар, теге яки бу компаниядә финанс хәле белән танышкач кына, консультацияләр бирә. Без бу очракта бик сакчыл эш итәбез, чөнки эшмәкәрләр ни дисәң дә, үз бизнесы белән идарә итүгә артык якын карый. Бизнес алып бару алымнары һәм күрсәткечләрен тулысынча ачып салырга ашыкмаган клиентка тап булганда, без сорауларны көчләп такмыйча, кырыс тәкъдимнәр бирмичә, аның эш җаена кушылырга, гадирәк сораулар аша мәгълүмат алырга тырышабыз. Әгәр дә клиент безнең эш тирәнлеген аңласа, без киңәш-тәкъдимнәр белән ярдәм итәргә әзер. Финанс анализы үткәргәч, моның нәтиҗәсендә финанс тотрыклылыгын күтәрү, финанс чаралары оптимизацияләү һәм башка уңай якларны күргән клиентларның безгә килеп рәхмәт әйткәннәре бар. Ягъни, партнерлык мөнәсәбәтләре урнаша.

З. К.: Саклык банкында клиентлар белән мөнәсәбәтләр шулай ук ачыклык принцибына нигезләнеп төзелә. Кредит сорап килгән клиентка, без һәрьяклап ярдәм итәргә ашыгабыз. Кредит рәсмиләштергәндә, төрле хисап формалары тутырганда булышабыз, кредитның төрле схемаларын аңлатабыз. Моннан тыш, бездә финанс һәм финанска кагылмаган сораулар буенча хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче, кече бизнесны үстерүче махсуслаштырылган үзәкләр эшли. Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә урнашкан әлеге үзәкләр оперативлык, ярдәм итү принципларын күзаллый. Әгәр дә, клиент теге яки бу сәбәп буенча, хәзерге вакытта ук кредит ала алмаса, алга таба без аңа теләгенең тормышка ашуы өчен кирәкле рекомендацияләр бирәбез. Безнең өчен кредитның максатчан кулланылуы һәм кредит акчаларының эшмәкәргә үсеш чыганагы булуы мөһим.

А. Х.: “БТА-Казан” банкында, консультация мәгълүматларыннан башлап, клиентның кредит акчасын алганчыга кадәр барлык эш процессы җентекле күзәтү астында. Клиентны дөрес юлга алып керү буенча төрле киңәш-рекомендацияләр бирәбез. Иң мөһиме, клиентның һәм банкның күңелсез хәлдә калмавы.

Кече бизнес вәкилләре өчен, банк кредитларының, лизингка җиһаз алуга караганда кулайрак булуын ничек дәлилли алыр идегез?

И. Ш.: Икътисад базарында лизингка һәм кредитка да ихтыяҗ зур, ләкин аларның һәр очрак өчен файдасы төрлечә. Кредитларның лизинг компанияләре алдындагы өстенлекләренә килгәндә, лизинг компанияләренең эш асылына күз салырга кирәк. Лизинг компаниясе билгеле бер процентка банктан финанс чаралары ала һәм алга таба банк проценты һәм клиенттан килгән кыйммәтләндерү хисабына “яши”. Лизингта түләү структурасында, милекнең компания балансында булуын исәпкә алганда, аңа салым, иминиятләштерү кебек чыгымнар өстәлә, чөнки финанс арендасының кагыйдәләре шундый. Лизинг кредит взносына караганда кыйммәтрәк төшә. Кредит беренчел взносны таләп итми. Кредитка алынган теләсә-нәрсә белән үзеңчә эш итәсең. Әмма лизингның да яшәүгә хакы бар. Милеккә зур салым түләүче эре предприятие, лизингка җиһаз алган очракта, берникадәр салым чыгымнарын киметә ала. Лизинг компанияләренең иң зур өстенлеге булып, җиһаз поставщиклары белән партнерлык мөнәсәбәтләре санала.

З. К.: Лизинг операцияләре турында сөйләгәндә, без клиентларны берничек тә чикләмибез, чөнки алар белән Саклык банкының вәкаләтле компаниясе шөгыльләнә. Лизинг операцияләрен мин кредит продуктларының бер төре дип әйтер идем. Эшмәкәр безнең банкка мөрәҗәгать иткәндә, без, иң элек, кредитның нинди максат белән кызыксынабыз. Җиһаз яки техниканы лизингка алганда, без эшмәкәргә бу җиһазның автоматик рәвештә залогка әверелүен, ягъни аны сату һәм башка операцияләр башкарып булмауны аңлатабыз. Әлеге эшмәкәр лизинг срогы дәвамында, алган җиһазны ел саен иминиятләштерергә мәҗбүр. Кредит продуктлары ни дисәң дә сыгылмалырак.

А. Х.: “БТА-Банк”ның үз лизинг компаниясе бар. Әмма банкка килгән клиент лизингның ни икәнен тулысынча аңламый. Әңгәмәдән соң, ул милекнең тулы хокуклы хуҗасы булмавына төшенә. Лизингның үзе өчен кулайрак икәненә ныклап инанган клиентны без банкның ярдәмчел ширкәтенә юллыйбыз.


Әңгәмәне Гөлнар Гаттарова әзерләде

news_right_1
news_right_2
news_bot