news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

З. Мансуров: ”Җәлилчеләрнең башлары тәгәрәгән гильотинага немецлар да исәрләнеп карады”

Бүген Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар

(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген бөек шагырь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. 1944 елның 25 августында көн үзәгендә Германиянең Плетцензее төрмәсендә Империя суды карары белән аларның башы гильотинада чабыла. Һәлак булучы батырлар арасында Гайнан Кормаш, Фуат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров була.

Бу уңайдан бүген Муса Җәлилнең Казандагы һәйкәле янында аны һәм шагыйрьнең көрәштәшләрен искә алу чарасы үтте.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова чыгышын “Батырлык турында” шигыре белән башлап җибәрде. “Ел саен монда — Мусаның аяк астында җыелып, аның татар әдәбияты, милли үзаңы өчен нинди әһәмиятле булуын һәм күпме эшләр башкаруын, данлы һәм дөрес тормыш алып барырга кирәклеген аңлыйбыз. Мусага булуы, үзе янына ватанпәрвар гражданнарны җыюы өчен рәхмәт”, - диде һәм Муса Җәлил хакында хатирәләр яңартылачагын ассызыклады.

Бүген тантанага Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова да килгән иде. “Минем әтием үзе генә көрәшмәгән. Без аларның бер йодрык кебек булуларын, бердәм булып, бергә көрәшүләрен, һәлак булуларын онытмаска тиеш. Аларга бик явыр язмыш туры килгән. Фронт, зур һәм куркыныч сугыш, плен, качып эшләү, фашист төрмәләре... Алар сынмаган гына түгел, ә үзләрен югары, батырларча тотып, көрәшчеләр булып һәлак булды”, - диде ул.



Чулпан ханым быел Берлинда — әтисен җәзалап үтергән төрмәдә була. “Анда безгә бу куркыныч вакыйга — җәзалау башкарылган Плицензия төрмәсендә булырга туры килде. Без шул таш сарайда басып торган килеш аларның ничек баруын күз алдына китердек. Алар исә татар җырын җырлап барган. Безнең хәтеребез мәңгелек булырга тиеш. Бездә генә каһарманнарыбыз кире яңара”, -дип, ул һәм Татарстан республикасының Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиле тарафыннан, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган күкрәк билгеләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды. Әлеге бүләкләргә татар шагыйрьләре һәм язучылары лаек булды.

Хатирәләрен  Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров та яңартты.

“Моннан берничә ел элек, без, бер төркем татар язучылары, Германия башкаласы Берлинга сәфәр кылдык. Безгә атаклы “Моабит дәфтәрләре” авторы тоткынлык кичергән Моабит һәм Плицензия төрмәләрендә булырга туры килде. Биредә бөтен дөнья илләреннән җыелган сәфәрчеләр белән очраштык, шул исәптән немецлар белән дә. Алар җәлилчеләрнең башлары тәгәрәп киткән гильотинага сискәнеп, әсәрләнеп карап торды. Мин дә шундый ук авыр хисләр кичердем, әмма баш имәс үзебезнең татар егетләре, җәлилчеләр белән горурлану хисе миндә көчлерәк иде”, - диде ул.

Чарада чыгыш ясаган Татарстан Язучылар берлеге рәисе Дамир Салихов Җәлилнең рус теленә тәрҗемә ителгән шигыреннән башлады. Чарада Муса Җәлилнең төрле телләргә тәрҗемә ителгән шигырьләрен ишетергә мөмкин иде. Мисал өчен, Чувашия Республикасының халык шагыйре Василий Тургай беренче шигырен татарча укыса, соңрак мәйданга килүчеләр аның чуваш теленә тәрҗемә иткән шигырен тыңлый алды. Шулай ук биредә Алтай Республикасының танылган шагыйре Аңчы Шамонов үз телендә Муса Җәлил шигырен укыды. Моннан тыш, искә алу тантанасында каһарман шагыйрь сүзләренә язылган җырлар да яңгырады. Соңыннан аның һәйкәленә чәчәкләр китерелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100