news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үз мәйданында бер дә җиңелмәгән “Кузбасс”ны Казан волейболчылары җиңделәр

“Кузбасс” – “Зенит” матчы 0-3 исәбе белән төгәлләнде.

Үз мәйданында бер дә җиңелмәгән “Кузбасс”ны Казан волейболчылары җиңделәр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Кемерово шәһәрендә волейбол буенча Россия чемпионатының ике иң көчле команда арасындагы матчта “Зенит” җиңде. Казанның “Зенит”ы Кемеровоның “Кузбасс” командасына каршы матчтагы җиңүе белән үзенең өстенлеген саклап кала алды.

  • “Зенит”, Россия чемпионатында унҗиде уенның унҗидесендә җиңеп, турнир таблицасында беренче урынны алып тора, ә “Кузбасс” унҗиде уенның өчесендә җиңелеп, икенче баскычта урнашкан. Бу сезонда әлеге уенга хәтле “Кузбасс”ның үз мәйданында җиңелгәне юк иде, ләкин бүеген Кемеровода кунакта Казанлылар өстен чыкты.

Беренче сетта “Зенит” өстенлекне алды: 0-1 (23:25).

Икенче сетта да җиңеп, Казан волейболчылары өстенлекне саклап калдылар: 0-2 (17:25).

Өченче сетта һәм гомуми исәп буенча әлеге уенда “Зенит” волейболчылары җиңде: 0-3 (11:25).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Алексей Самойленко, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков.

Киләсе уенны “Зенит” Белгород шәһәрендә “Белогорье” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 6 февраль 19:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100