news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үз мәшгульлеге программасы буенча яңа проект Биләрдә тормышка ашырыла башлаячак

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары Равил Моратов авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештермәгән торак пунктларында үз мәшгульлеге программасы буенча эш урыннарын булдырырга тәкъдим итте

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Быел Татарстанга кризиска каршы чараларны тормышка ашыру прогарммасы кысаларында Россия Федерациясеннән 2 миллиард 775 миллион сум акча юнәлтелә. Киләсе атнада үзәктән тагын 610 миллион акчаның килүе көтелә. Бу турыда бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә видеоконференция режимында үткәрелгән Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышында бу турыда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Клара Таҗетдинова белдерде. Аның сүзләренә караганда, кризиска каршы программаның бюджеты быелга 3,5 миллиард сум күләмендә каралган. Шулар арасыннан Россия Федерациясеннән килгән акча күләме 3 миллиард 386 миллион сумны тәшкил итә.
“Җәмәгать эшләренә акча 1 миллиард 100 миллион сум күләмендә үзләштерелгән. Бу - бүлеп бирелгән акчаның 73 проценты дигән сүз. Үз мәшгульлеге программасы буенча килгән 1 миллиард 17 миллион сумнан үзләштерелгән акча күләме 831 миллион белән исәпләнгән. Бу 82 процентны тәшкил итә. Киләчәкне күздә тотып, профессиональ белем бирү программасы буенча үзләштерү проценты нибары 8 процент күләмдә генә. Инвалидларны эш белән тәэмин итү программасына юнәлтелгән акчаның бер тиене дә әле үзләштерелмәгән. Бүген 31 оешма әлеге программада катнашу теләген белдергән. Хәзер кирәкле документлар әзерләнелә һәм әлеге программа буенча эш алга китәр”, - дип ышандырды Клара Таҗетдинова.
Аның сүзләренә караганда, киләчәкне күздә тотып профессиональ белем бирү программасы зур борчу тудыра. Чөнки эш белән тәэмин итүче оешмалар әлеге программада катнашудан баш тарта башлады.
“Кызганычка, әлеге программага безнең кулыбыз җитми”, - диде Равил Моратов. Ул әлеге мәсьәләне контрольгә алырга кушты. Шулай ук ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек белән ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларына җиңел сәнәгатьтә эшләүче эшмәкәрләр белән бергә авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерү белән шөгыльләнмәүче торак пунктларында үз мәшгульлеге программасы буенча эш урыннарын булдырырга тәкъдим итте. “Беренче булып проектны Биләр, Алексеевск һәм Чистай районнарында тормышка ашыру максатка ярашлы булыр иде. Анда бизнес-планнар төзелгән, кайбер оештыру мәсьәләләрен генә хәл итәсе бар”, - диде Премьер-министр урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot