news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөлфия Вәлиева: Сериалда русча сөйләшкәнгә социаль челтәрләрдә шелтәләр килә башлады

Тинчурин театры артисты «Бер-бер хәл» сериалында «Анастасия» ролен уйнаган.

Зөлфия Вәлиева: Сериалда русча сөйләшкәнгә социаль челтәрләрдә шелтәләр килә башлады
Солтан Исхаков

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Бер-бер хәл» сериалы күрсәтелә башлагач, «Анастасия» ролен уйнаган Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиевага кинода русча сөйләшкәнгә социаль челтәрләрдә шелтәләр килгән.

«Сериалда русча сөйләшкәнгә социаль челтәрләрдә миңа шелтәләр килә башлады. Рус кызы русча сөйләшмичә, нинди телдә сөйләшсен инде? Реакция беренче сериядән үк китте. Мин халкымны шундый тиз реакцияле булганы өчен яратам», — диде Зөлфия Вәлиева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Бер-бер хәл» сериалының эчтәлеген бераз ачып, «Ватан — XXI гасыр» кинокомпаниясе директоры Леонард Дәүләтшин төп героиняның сериал азагында татарча сөйләшә башлаячагын әйтте.

«Сериалның төп идеясе — яшь, бигрәк тә катнаш гаиләләрдә туган тел проблемасы бик үткен торуын күрсәтү иде. Тамашачы татар теленең мөһимлеген аңлаячак», — диде Леонард Дәүләтшин.

Зөлфия Вәлиева серияләрнең кыска булуына да халык шелтә белдергәнен әйтте. Алар рекламаны исәпләмичә 26 минут бара. Сериалны төшерүчеләр моны телевидение форматы, дип аңлатты.

«Сериал чыккач, яман сүзләр дә, мактау да актерларга төшә. Иң мөһиме — халыкка хезмәттә тордык», — диде Зөлфия Вәлиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100