news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөлфия Вәлиева Фатыйха Аитова исемендәге гимназиядә «Мәдәният дәресе» үткәргән

Актриса укучыларга сәхнә осталыгыннан осталык дәресе дә биргән.

Зөлфия Вәлиева Фатыйха Аитова исемендәге гимназиядә «Мәдәният дәресе» үткәргән
Тинчурин театрының матбугат үзәге

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева Казанның Фатыйха Аитова исемендәге 12 гимназиясендә Татарстанның тарихи-мәдәни мирасына багышланган «Мәдәният дәресе» уздырган.

«Дәрес барышында Зөлфия Вәлиева төп игътибарны татар театрына һәм киносына юнәлдерде. Бигрәк тә, Тинчурин театры тарихы, аның бүгенге үсеше һәм татар кинематографиясе хәле турында тәфсилле итеп чыгыш ясады», — дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Укучылар Зөлфия Вәлиеваның театр һәм кинодагы рольләре турында сораулар биргәннәр.

Артистка укучыларга сәхнә осталыгыннан мастер-класс та үткәргән.


news_right_1
news_right_2
news_bot