news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар Мәскәүдә узачак тәүге концертларына чакыра

Алар үзләренең их яхшы җырларын башкарачак, шулай ук шаян, көлкеле номерлар белән тамашачыларны шатландырачак.

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар Мәскәүдә узачак тәүге концертларына чакыра
Рамиль Гали

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 8 апрельдә Мәскәүнең «Измайлово» концерт залында Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның тәүге концерты була, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Алар үзләренең их яхшы җырларын башкарачак, шулай ук шаян, көлкеле номерлар белән тамашачыларны шатландырачак.

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар актив концерт эшчәнлеге алып бара, Татарстан районнары һәм Россия төбәкләренә гастрольләргә чыга.

Концертта Г.Мингалиев, И.Низамов, С.Сәйдәшев, Р.Яхин, А.Хәмзин, Ф.Хатыйпов кебек композиторларның әсәрләре, шулай ук үзләре иҗат иткән җырлар яңгыраячак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot