news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөлфия Камалованың Казанда һәм Уфадагы концертында, нигездә, татар җырлары яңгыраячак

Җырчы Австралиядән иҗатташ дуслары белән килә.

Зөлфия Камалованың Казанда һәм Уфадагы концертында, нигездә, татар җырлары яңгыраячак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 16 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Австралиядә яшәп иҗат итүче милләттәшебез, җырчы Зөлфия Камалова (Зуля Камалова) гастрольләр белән Россиягә чыга. Концерт программасында, нигездә, татар җырлары. Бу хакта җырчы “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Зөлфия Камалова иҗатташ дуслары белән Россиядә соңгы 5 елда чыгыш ясамаган. Бу юлы алар Мәскәү, Казан һәм Уфада концертларын тәкъдим итәчәк. 26 августта Зөлфия Камалова һәм Австралиянең The Children of the Underground төркеме “Крутушка” X халыкара этник фестивалендә катнашырга җыена. 2 сентябрьдә исә, концерт Башкортстанның Уфа шәһәрендә узачак. Уфага, гомумән, беренче барулары.

“Уфага безне чакырдылар да, без бик теләп риза булдык. Әле анда беркайчан барганыбыз юк. Программа, нигездә, татар җырлары булачак, яңа һәм иске җырлар. Моңа кадәр җырлаган “Офык артында”, “Алым жәл түгел сиңа”, “Йокысызлык”, “Ай былбылым” җырларын, яңа җырлардан “Язгы сулар” (әтиемнең сүзләре), халык сүзләренә язылган “Җырлыйк әле”, Йолдыз Миңнуллина шигыренә иҗат ителгән “Бар да үзгә” кебек җырларны башкарырга ниятлибез”, - дип сөйләде Зөлфия Камалова. Репертуарында, шулай ук, рус һәм инглиз телендә җырлар да бар.

Зөлфия Камалова The Children of the Underground төркеменең аккордеон, контрабас, кларнет, гитара, клавишалы һәм кагып уйный торган уен коралларында уйнап чыгыш ясаячакларын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot