Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зөлфия Камалова ”Kosmostan” дебют альбомы белән “Starship Z” яңа электрон проектын тәкъдим итә
Шул уңайдан пресс-концерт үткәрелә
(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). 15 декабрь көнне җырчы Зөлфия Камалова “Starship Z” проектының ”Kosmostan” альбомын тәкъдим итә. Шул рәвешле, узган гасырның 90 нчы елларында Австралиягә китеп урнашкан һәм җыр сәнгатендә зур танылу яулаган милләттәшебез бу юлы күк татарлары музыкасын таратмакчы. Альбом исә iTunes һәм CD дискларда чыгарылган.
15 декабрь 14.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамындагы 57 нче йортта урнашкан “Bioport” клубында Зөлфия Камалова катнашында пресс-концерт була, дип хәбәр итә аны оештыручылар исеменнән Радиф Кашапов һәм “Starship Z” турында аңлатма бирә.
Starship Z – ул Татаэли тарихы. Кайбер риваятьләрдә ул - Күк Алласы кызы. Икенчеләрендә – марс кызы Аэлитанын һәм кызылармеец Илгизәр Шаһиәхмәтович Зиннәтуллинның кызы. Космик корабта меңләгән парсек гизеп ул җырлаган җырлар бу альбомда язылган...
Starship Z – ул электрон продюссер Герман Попов, шулай ук - O.M.F.O. (Our Man From Odessa). Кайчандыр ул Одессадан Голландиягә килә, әмма туган җирендә яңгыраган музыканы беркайчан да оныта алмый. Әрмән, молдаван, дагстан, азербайҗан, грузин, балкан шәһәр фольклорын һәм рус шансонын ул яңадан синтезаторларда уйный. Әйтерсең лә Kraftwerk “кызу” көнчыгыш Европа туенда булып кайткан. Әйтергә кирәк, Kraftwerk'ны булдыручыларның берсе Флориан Шнайдер Поповны нык хөрмәт итә. Танылган «Trans Balkan Express» альбомыннан җырлар Саша Барон Коэннын «Борат» фильмында уйнатыла.
Starship Z – ул Зөлфия Камалова. 1991 нче елда Австралиягә китеп, 1997 нче елда беренче альбомын – дөнья халык җырлары җыентыгын чыгара. Татар телендә дә җырлар яза башлый. Аның «Aloukie» (1999) дискы Австралиядә ел альбомы исеменә лаек була. 2001 елда ул ел артисты булып «Australian World Music Awards» премиясен ала. Ул инглиз һәм рус телләрендә иҗат итә башлый, «The Children of the Underground» төркемен булдыра, world music һәм джаз ялганышында эшли. 2013 елда Зөлфия Камаловага Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелә, ә 2014 елда үзе иҗат иткән «Эволюция, революция һәм почтадан кәләш» пьесасы буенча моноспектакль тәкъдим итә.
Попов белән Камалова 2012 елда бергә һәм аерым иҗат итеп, хезмәттәшлек итә башлый. Нәтиҗәдә, Алексей Толстойның «Аэлита» романы, татар фольклоры һәм ретро-электроника белән илһамланып язылган беренче альбомнары барлыкка килә. Татарлар Марста яшәсә - нәрсә булыр иде? Ә аларның Татаэли принцессалары булуы нәрсәгә китерер иде? Альбом тулаем татар телендә язылган. Инанып әйтеп була, Зуляның туган телендә җырлары моңарчы алай яңгырамый иде. Галәмгә мәхәббәт белән язылган 11 җыр яңгырашында - башка планеталарда да татар авыллары булуы, ә аларда сөйләп бирә алмаслык рух–моң булуы чагыла. Альбом язуда шулай ук виртуоз баянчы, 18 халыкара конкурслар лауреаты, Ростропович, Нетребко, Шротт, Мацуев, Башметлар белән чыгыш ясаучы, шулай ук Берлинда уз «Pantonale» фестивален оештыручы Айдар Гайнуллин да катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз