news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөлфия Камалова Казанда яңа альбомы турында: "Беренче чиратта, "Kosmostan" татарстанлылар өчен язылды"

Тәкъдим ителгән «Starship Z» пластинкасы - Зөлфия Камалова белән Голландия продюссеры Герман Поповның уртак электрон проекты

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Казанның  "Bioport" клубында 90 нчы елларында Австралиягә китеп урнашкан һәм җыр сәнгатендә зур танылу яулаган милләттәшебез Зөлфия Камалова белән Голландия продюсеры Герман Поповның уртак - “Starship Z” проектының ”Kosmostan” альбомы тәкъдим ителде. 

ММЧ вәкилләре өчен дискны пресс-тыңлау оештырылган иде. Альбомга 11 җыр кергән. Алар арасында - «Туктатыгыз бу корабны», «Сания» («Мәңгелек мизгел»), «Марс» («Рәйхан») һ.б.

Композицияләр яңгыраган вакытта экранда видеорәт күрсәтелде, анда галәм һәм табигать темасы чагылыш тапты. Музыка, чыннан да, галәм киңлеге хисен уята.

Тәкъдим итүдән соң Зөлфия Камалова журналистларга сөйләгәнчә, өч ел элек ул Герман Поповка уртак альбом яздыру тәкъдимен җиткергән. Ул татар музыкасы яратуын әйткән һәм бергә эшләргә ризалык биргән. Өч җыр язылган, аннары зур тәнәфестән соң тагын берничә җыр туган. Герман Попов Амстердамда, ә Зөлфия Мельбурнда яшәгәнлектән, проект өстендә эш, нигездә, интернет аша алып барылган. Җырчы продюсерга үз фикерләрен җиткергән, ә ул, җавап итеп, - аражировкалар, аннары Skype аша фикер алышулар дәвам иткән. Айдар Гайнуллин да яздыруда катнашкан, ул Берлиннан үзенең баянда уйнаган трекларын җибәргән. Шулай итеп, 2,5 елдан соң альбом дөнья күргән.

Җырчы сүзләренчә, альбом Казанда чыгарылган, чөнки Татарстан - аның беренче Ватаны. Беренче чиратта, «Kosmostan» татарстанлылар өчен язылды, дип белдерде ул. Альбомдагы өч җыр - халык җыры, аларның барысының да ике исеме бар. Яңа исемнәр ярдәмендә ул галәм мәгънәсе өстәргә теләгән. Нәкъ менә шул җырларда баян яңгырый. Зөлфия Камалова сүзләренчә, аның иҗатын туган телләрендә сөйләшми, әмма татар мәдәнияте белән элемтәләрен югалтмаган, руслашкан татарлар ярата.      

news_right_1
news_right_2
news_bot