news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөлфәт шәхси продюсеры булган татар шагыйре иде – Газинур Морат

Татарстан китап нәшриятында Габдулла Тукай премиясе лауреаты Зөлфәтнең “Бер көйрәтик гомер” исемле шигырьләр җыентыгы чыга.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан китап нәшриятында Габдулла Тукай премиясе лауреаты Зөлфәтнең “Бер көйрәтик гомер” исемле шигырьләр җыентыгы чыга. Бу хакта “Әкият” татар дәүләт курчак театрының Кече сәхнәсендә узган шагыйрьне искә алу кичәсендә китапның төзүчесе һәм әдәби редакторы, танылган шагыйрь Газинур Морат хәбәр итте. Китапка Зөлфәтнең төрле елларда язылган, төрле җыентыкларда чыккан шигырьләре сайлап алынган.

“Зөлфәтнең беркайчан да, бер кулъязма бит тотып та китап нәшриятына килгәне булмады. Аның өчен бу эшләрне хатыны Фирая ханым эшләде”, - дип искә алды шагыйрьне Газинур Морат. – Әнә шундый шәхси продюсеры булган шагыйрь иде ул”.

Шагыйрь Зөлфәт шигырьләр, балалар өчен пьесалар, тәрҗемә әсәрләреннән торган саллы иҗади мирас калдырса да, аның күп томлык сайланма әсәрләре басылмады. “Күптомлы сайланма әсәрләрен чыгару мөмкинлегебез юк. Зөлфәт исән вакытында Халык язучысы дигән мәртәбәле исемне алып өлгерә алмады, вакытсыз китеп барды. Шуңа күрә бөтен иҗатын үз эченә алган сайланма әсәрләрне дәүләт исәбеннән чыгарып булмый”, дип борчылуын белдерде кичәдән соң “Татар-информ” хәбәрчесенә шагыйрь Зөлфәтнең хатыны Фирая Маликова.

Хатыны сүзләре буенча, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Зөлфәткә халык шагыйре исемен сораган мөрәҗәгатьләр әзерләнгән булган ди. Тик шагыйрь көтмәгәндә, моннан ун ел элек – Камал сәхнәсендә үзенең 60 яшьлек юбилеен уздырып, 2007 елның 15 маенда вафат була. Быел аңа 70 яшь тулган булыр иде.

Аның вафат булу “тарихын” сәхнәдән күренекле шагыйрь Ркаил Зәйдулла сөйләде: “Көтелмәгән үлем икеләтә үкенечле. Зөлфәтнең бакыйлыкка күчүен ишеткәч, ышана алмадым. Әле Мөдәррис Әгъләм киткәнгә ярты ел гына узган иде. Хатыны Фирая ханым белән бергә Зөлфәт үлем түшәгендә яткан дустының хәлен белергә барган була. Шунда аңы чуала башлаган Мөдәррис аның исемен әйтеп саташа: “Зөлфәт! Зөлфәт! Тугызынчы майда очрашырбыз!” Тик Зөлфәт, Мөдәрриснең гаҗәеп дусты, тиңдәше булуга да карамастан, алай бакыйлыкта очрашырга атлыгып тормый, әлбәттә. Ул яшәргә ярата иде! “Тугызынчы майны исән-аман уздым бит!” – дип сөенечен белдерде ул миңа телефоннан. Сукыр эчәге авыртып хастанәгә кергән икән, операцияне уңышлы ясаганнар, тиздән кайтарып та җибәрәчәкләр. Безнең бу соңгы сөйләшү дип кем уйлаган?! Берничә көн үткәч, Ләбиб Лерон чылтырата: “Зөлфәт абый китеп барган,” – ди. Кая киткән? Әле генә хастанәдә иде, шул арада каядыр китеп тә барганмы? Аннары ул бит кайберәүләр кебек диңгез буйларынамы, тауларгамы китә торган кеше дә түгел, җәйге ялларын да Киндеридәге биләмәсендә генә уздыра иде гадәттә. Берничә көнгә туган якларына кайтып килсә килгәндер. “Инфаркт” дип сүзенә ачыклык кертте Ләбиб...”

Ркаил Зәйдулла Зөлфәтне күмү өчен Мөдәррис Әгълам кабереннән ерак булмаган урын табуларын, аны күмеп кайткач шигырь язуын әйтеп үтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100