news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча юниорлар дөнья чемпионатында «бронза» яулады

Турнирның алтынын Үзбәкстаннан Адхамжон Эргашев яулады.

Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча юниорлар дөнья чемпионатында «бронза» яулады
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Татарстан спортчысы Зөлфәт Гәрәев Авыр атлетика буенча юниорлар дөнья чемпионатында бронза медаль яулады. Ярышлар Океаниядәге Фиджи Республикасында уза. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

67 кг га кадәр авырлык категориясендә Гәрәев ике төр буенча 300 кг (ыргылып күтәрүдә 137 кг һәм этеп күтәрүдә 163 кг) күтәрде.

Турнирның алтынын Үзбәкстаннан Адхамжон Эргашев яулады, аның активында 314 кг (141+173). Төрек Мөхәммәт Фуркан Озбек (135+172) 307 кг нәтиҗә белән көмеш призер булды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot