news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча Россия чемпионы булды

Икенче урында Павел Суханов, өченче урында Рәис Гайнетдинов калды.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан спортчысы Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча Россия чемпионы булды. Ул 62 кг кадәр авырлыктагы категориядә ярышты. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ике төрле ярышта ул 285 кг (132 + 153) җыйды һәм көмеш медаль яулаган Павел Сухановны 17 кг га узды. 

Өченче урында Рәис Гайнетдинов булды. Ул җиңүчедән 26 кг га калышты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot