news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зөләйха» сериалында Мортаза ролен Минвәли Габдуллин уйнавы мөмкин

Августта Татарстанның Лаеш районында «Зөләйха» сериалы төшерелә башлаячак.

«Зөләйха» сериалында Мортаза ролен Минвәли Габдуллин уйнавы мөмкин
Рамил Гали

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча төшерелә торган «Зөләйха» сериалында төп героиняның ире ролен Камал театры артисты Минвәли Габдуллин уйнарга мөмкин. Бу төгәл мәгълүмат түгел, әле сериалда катнашучы артистлар буенча карарлар кабул ителмәгән. Сериалны төшерүче «Русское» кинокомпаниясе кастингларның дәвам итүен әйтә, кинокомпаниянең кастинг-менеджеры Казанга килеп, татар театрларында спектакльләр карый.

Татар кинематографиясенең иң көчле кастинг-менеджеры Ирек Хафизов әйтүенчә, Мортаза ролендә ул татар дәүләт театрлары артистлары арасыннан бары тик Минвәли Габдуллинны гына күрә. «Минвәлинең гәүдәсе дә туры килеп тора, бу рольне ул уйный алыр иде», - ди татар фильмнары өчен артистлар сайлау буенча белгечкә әверелгән Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов.

Минвәли Габдуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә кастингка ике тапкыр чакырылуын әйтте. «Романны укып чыктым. Мортазаны ничек язылган – шулай күрдем: әнисен яратучы, әнисе сүзеннән чыкмаучы көчле татар ире. Минем андый кешеләрне күргәнем бар. Әнисе сүзеннән чыкмый торган андый кешеләр хәзер дә бар. Әтисе булмаган, әни белән генә яшәгәннәр күбрәк шундый була. Бер яктан мин аны яклыйм да, икенче яктан яманлыйм да, - диде ул. - Татарда шундый нәрсә бар бит инде ул – яратканын әйтми. Мортаза хатынын да ярата».

«Минем бу рольне уйнап карыйсым килер иде, - ди Минвәли, кыенсынып кына. – Артист өчен башка режиссерлар белән эшләп карау кызык та, бәлки, үсеш тә».

Минвәли Габдуллин үзенең дә әни дигәндә үлеп торуын, сериалда бу роль тәкъдим ителсә, беренче чиратта әнисе белән киңәшәчәген әйтте.

  • Августта Лаеш районында «Зөләйха» сериалы төшерелә башлаячак. Хәзерге вакытта сериал өчен Кама буенда Сәмруг авылы төзелеп килә. Сериалны «Русское» кинокомпаниясе төшерә, һәм ул "Россия 1" каналында күрсәтеләчәк. Зөләйха ролен Чулпан Хаматованың башкарачагы билгеле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100