Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Зөләйха күзләрен ача” спектакле турында инсценировка авторы фикерләре белән уртаклашты
“Милли театрда олы язмышлы танылу алган спектакльләр күп түгел, әлеге спектакльнең киләчәге зур", - диде инсценировка авторы Ярослава Пулинович.
(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). “Зөләйха күзләрен ача” тагын гөрләячәк әле, дип билгеләп үтә Гүзәл Яхинаның шактый шау-шу тудырган романы буенча инсценировка авторы Ярослава Пулинович. Бу хакта “Башинформ” җиткерә.
Уфада режиссер Айрат Абушахманов куелышындагы спектакль премьерасы 2017 елның 24 ноябрендә узды.
Россия драматургы, язучы Ярослава Пулинович М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрына тамашага махсус бер көн алдан килгән. Спектакль алдыннан ул иҗат төркеме, матбугат әһелләре белән очрашкан, соңыннан драматург тәэсирләре белән уртаклашкан.
“Милли театрда олы язмышлы танылу алган спектакльләр күп түгел. Миңа калса, әлеге спектакльнең киләчәге зур. Аның инде тарихы бар. Минемчә, ул гөрләячәк әле. Һәм бу, беренче чиратта, Айратның тырышлыгы нәтиҗәсе булачак. Ул бик оста тоемлы режиссер”, - дигән драматург.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз