news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зөләйха күзләрен ача» спектакле Мәскәүдә 4 февральдә күрсәтелә

Спектакль күрсәтелә торган Пушкин театрының кассасында 4 мең сумнан 10 мең сумга кадәрле билетлар гына калган.

«Зөләйха күзләрен ача» спектакле Мәскәүдә 4 февральдә күрсәтелә
bashdram.ru

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәскәүдә «Алтын битлек» милли театр премиясе программасы кысаларында «Зөләйха күзләрен ача» спектакле 4 февральдә күрсәтеләчәк. Премиянең рәсми сайтында спектакльләр программасы эленгән.

Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театрының «Зөләйха күзләрен ача» спектакле А.С.Пушкин исемендәге театрның төп сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

Спектакльгә арзанлырак билетлар сатылып беткән. Кассада 4 мең сумнан 10 мең сумга кадәрле билетлар гына калган.

Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театры режиссеры Айрат Әбушахманов куйган «Зөләйха күзләрен ача» спектакле алты номинациядә «Алтын битлек» милли театр премиясенә дәгъва итә.

«Алтын битлек» милли театр премиясе программасын үзенең Мәскәү гастрольләре вакытында Камал театры ачып җибәрде - «Тормышмы бу?» спектаклен «Алтын битлек» милли театр премиясе жюриы карады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100