news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зөләйха күзләрен ача» спектакле М.Гафури театрының яңа сезонында тәүге премьера булачак

Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы бестселлерга әверелде һәм күп кенә телләргә тәрҗемә ителде.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). «Зөләйха күзләрен ача» спектакле М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының алда торган 98 нче сезонында тәүге премьера булачак. Премьера 17 ноябрьгә билгеләнгән. Бу хакта театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов хәбәр итте, дип яза "Башинформ".
 
Гүзәл Яхина романын режиссер Айрат Абушахманов сәхнәләштерә. Спектакльнең инсценировкасын Россия драматургы Ярослава Пулинович язган. Башкорт теленә Хөрмәтулла Үтәшев тәрҗемә иткән. Төп рольне кем башкарачагын режиссер әлегә сер итеп саклый. Спектакльгә Илшат Яхин көй яза, рәссамы – Альберт Нестеров.
 
Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы бестселлерга әверелде һәм күп кенә телләргә тәрҗемә ителде. Әсәрнең авторы «Зур китап» һәм «Ясная Поляна» премияләренә лаек булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100