news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Зөләйха күзләрен ача" спектакле "Алтын битлек"нең махсус премиясенә ия булды

Бүген Мәскәүнең Зур театр залында «Алтын битлек» милли театр премиясен бирү тантанасы булды.

"Зөләйха күзләрен ача" спектакле "Алтын битлек"нең махсус премиясенә ия булды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театрының «Зөләйха күзләрен ача» спектакле өчен жюриның махсус премиясенә ия булды. Бүген Мәскәүнең Зур театр залында «Алтын битлек» милли театр премиясен бирү тантанасы булды.

Казаннан Камал театры һәм Уфадан Гафури театры зур формалы спектакль белән алтышар номинациядә «Алтын битлек» милли театр премиясенә дәгъва иттеләр.

Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин дәгъва иткән “Драма театрында иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә «Алтын битлек» милли театр премиясенә Воронеж камерный театрының татар чыгышлы актеры Камил Тукаев лаек булды. Ә татар режиссеры Айдар Җаббаров белән башкорт режиссеры АйратАбушахманов дәгъва иткән «Драмада иң яхшы режиссер» номинациясендә «Алтын битлек» милли театр премиясенә Кирилл Серебренников ия булды.

Бу Россиянең иң дәрәҗәле театр премиясенең 25енче тапкыр бирелүе иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot