news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зөләйха күзләрен ача» сериалының премьерасы 2020 елда булачак

Гүзәл Яхина социаль челтәрләрдә сериал премьерасын кичектерү турында язды.

«Зөләйха күзләрен ача» сериалының премьерасы 2020 елда булачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Язучы Гүзәл Яхина социаль челтәрләрдә «Зөләйха күзләрен ача» сериалының премьерасы 2020 елның язына кадәр кичектерелүе турында хәбәр итте.

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы быел экраннарга чыкмады. Премьера көнен телеканал билгели. Мөгаен, ул яз булыр», — дип язган Instagram битендә Гүзәл Яхина.

Бу мәгълүматны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Лаеш районы хакимияте матбугат сәркатибе Рәсим Хаҗиев раслады.

«Мин Гүзәл Яхина сүзләренә сылтама белән сериалның премьерасы турында пост яздым. Көзге сезон тәмамлана, ә телекомпания сезон буенча эшли, җәен һәм кышын эре проектларны чыгармый. Шуңа күрә мин Гүзәл Яхина белән килешәм, бәлки, сериалның премьерасын язга күчерерләр», — диде Рәсим Хаҗиев.

Проектны төшерү эшләре Татарстанның Лаеш районында узды, анда махсус төзелгән Сәмруг авылында гигант декорацияләр корылган иде. Фильмның бер өлеше Казан үзәгендә һәм Казан Кремле территориясендә дә төшерелде.

Телесериалда төп рольне Чулпан Хаматова уйный. Фильмның режиссеры — «Кровавая барыня», «Деньги», «Нелюбимый» эшләре буенча танылган Егор Анашкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot