news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы режиссеры: Без сынатмаска тырыштык

Казанда «Аксенов-фест»та Гүзәл Яхина романының экранлаштыру эпизодларын күрсәттеләр.

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы режиссеры: Без сынатмаска тырыштык
Рамил Гали/архив

(Казан, 13 сентябрь,«Татар-информ»). Казанда «Аксенов-фест»та «Зөләйха күзләрен ача» сериалының эпизодларын күрсәттеләр. Анда картина режиссеры Егор Анашкин кино төшерү командасының Гүзәл Яхинага ошарлык яхшы эшләргә, сынатмаска тырышуларын белдерде. Бу хакта Татарстан башкаласы Башкарма комитеты сайтында хәбәр ителә.

Тамашачылар картинаның режиссерлык версиясенең якты мизгелләрен күрделәр һәм төшерү төркеме — фильм режиссеры Егор Анашкин, «Русское» кинокомпаниясенең башкаручы продюсеры Илья Папернов, роман авторы Гүзәл Яхина, шулай ук актерлар Евгений Морозов һәм Рамил Сабитов белән аралаштылар.

«Мондый материалга алыну минем өчен зур җаваплылык булды. Без сынатмаска, Гүзәлне авыр хәлгә куймаска һәм китапны бозмаска тырыштык. Безнең мөһим бурычларның берсе — китапны экранизацияләү, аның характерын максималь рәвештә тамашачыга җиткерү. Без моңа ирештек дип ышанабыз», — диде режиссер Егор Анашкин.

Фильм Татарстанның Лаеш районында төшерелә башлады. Анда төп герой башка сөргенлеләр белән бергә эләккән тайга бистәсе Семрук рәвешендәге декорацияләр ясалды. Казандагы эпизодлар Кремль урамында, Казан Кремлендә һәм Карл Маркс урамында төшерелде. Тасманы «Россия 1» телеканалы заказы буенча «Русское» кинокомпаниясе алып барды.

«Фильмны бу көздә күрсәтелер дип планлаштырыла. Көз башланды, әмма аның тагын 2,5 ае бар. Канал өчен бу гади генә проект һәм картина түгел, шуңа күрә алар аның өчен дөрес урын эзли. Гадәттә, без бу хакта, күп дигәндә, эфирга чыкканга кадәр ике атна алдан белербез. Өстәвенә, картина әле тәмамланмаган, эш әле дәвам итә: титрлар, графика, төс коррекциясе, тавыш», — дип уртаклашты «Русское» кинокомпаниясенең башкаручы продюсеры Илья Папернов.

Фильмда төп рольләрне Россия артистлары — Чулпан Хаматова, Сергей Маковецкий, Евгений Морозов һәм Елена Шевченко уйнады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100