news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы «Ай былбылым» татар халык җыры белән башлана

«Россия 1» телеканалының ютуб-каналында «Зөләйха күзләрен ача» сериалы авторлары белән онлайн матбугат конференциясе бара.

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы «Ай былбылым» татар халык җыры белән башлана
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Зөләйха күзләрен ача» сериалының титрларында «Ай былбылым» татар халык җыры яңгырый. Әлеге минутларда «Россия 1» телеканалының ютуб-каналында «Зөләйха күзләрен ача» сериалы авторлары белән онлайн матбугат конференциясе бара.

Продюсер Антон Златопольский «Зөләйха күзләрен ача» сериалының көз көне чыга алмавының бер сәбәбе буларак титрларны җентекләп эшләүгә бәйләп аңлатты.

Титрлар анимация белән эшләнгән иде. Кадрлар артында Динә Гарипова башкаруында «Ай былбылым» татар халык җыры яңгырады.

Матбугат конференциясендә китап авторы Гүзәл Яхина, режиссер Егор Анашкин, актерлар Сергей Маковецкий, Евгений Морозов, Юлия Пересильд, продюсер Антон Златопольский катнаша. Төп рольне башкарган Чулпан Хаматова матбугат конфреенциясенә онлайн кушылды. Ул үзенең үзизоляциядә утыруын әйтте.

Оештыручылар фильмны төшерү эшендә актив катнашкан Татарстанга рәхмәтләрен җиткерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100