Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Зөләйха күзләрен ача” романында финнар татар сүзләрен калдырган, инглизләр калдырмаган
Казан язучысы Гүзәл Яхина "Зөләйха күзләрен ача" романының тәрҗемәләре турында сөйләде.
(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). “Зөләйха күзләрен ача” китабының немец теленә тәрҗемәсе әзерләнеп беткән. Тиздән басылып чыгачак. Бу хакта “Татар-информ”га китапның авторы, Казан язучысы Гүзәл Яхина үзе хәбәр итте.
Немец телен камил белүенә карамастан, немецча тәрҗемәне укып чыкмавы, тәрҗемәчегә тулысынча ышануы турында әйтте ул. “Февраль азагында Швейцариядә Рус әдәбияты көннәре булачак. Мин анда чакырулы - немец теле тәрҗемәсен тәкъдим итәчәкмен. Февраль азагыннан китап Швейцария, Германия кибетләрендә сатыла башлаячак”, ди язучы.
Китап инде серб телендә басылып чыкты, шушы көннәрдә голланд телендә чыгачак. Фарсы телендә тәрҗемә көтелә. Анысы апрель азагында Тәһран китап ярминкәсендә тәкъдим ителергә планлаштырыла. “Фарсы теленә тәрҗемәче белән эшләү бик кызыклы булды. Татар һәм фарсы телләре арасында уртак сүзләр шулкадәр күп икән. Бәлки, аларның шуңа күрә дә тәрҗемә итәсе килгәндер. Рус телле укучы өчен текстта экзотик булып тоелган, аңлаешсыз яңгыраган сүзләр алар өчен табигый. Тастымал, бичура, чаршау – бу сүзләр фарсы телендә дә шулай ук яңгырый икән. Алар яки шул ук мәгънәне бирә, мәсәлән, тастымал сүзендә, яки мәгънәсе бераз гына үзгәртелгән. Әйтик, чаршау алар пәрдә түгел, пәрәнҗә төре. Мифология дә уртак: пәри, аждаһа, юха. Текстта кулланылган ул сүзләр аларга да якын. Сюжетны барлыкка китергән Йосыф-Зөләйха легендасын да фарсылар үзләренеке дип саныйлар”, – диде ул.
“Зөләйха күзләрен ача” романында автор бик күп татар сүзләре кулланып, китап азагында аларның тәрҗемәсе дә бирелгән иде. Чит телләргә тәрҗемә ителгәндә кайбер илләр бу тәрҗемәне артык дип санаган. “Һәр очрак тәрҗемәче белән индивидуаль хәл ителә. Финнар, мәсәлән, татар сүзләрен тулысынча калдырырга булдылар. Китап ахырындагы сүзлекне артык дип санадылар, ул төшереп калдырылды. Чыннан да, аңлашыла – текст аңлашылырлык итеп эшләнгән. Инглиз версиясендә нәшрият беренче бүлекләрдә милли колоритның шулкадәр куе булуын танып, Англия һәм Америка укучысына кабул итүе артык катлаулы булыр дип, укучыны арытмас өчен татар сүзләрен кертмәде”, – дип сөйләде Гүзәл Яхина “Татар-информ”га биргән интервьюсында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз