Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Зөләйха күзләрен ача» романын сәхнәләштерү өчен сценарий әзер – Башкорт драма театры
Гүзәл Яхина бестселлеры буенча спектакльне режиссер Айрат Абушахманов куячак.
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). «Зөләйха күзләрен ача» романы сценарие әзер, дип хәбәр итә М. Гафури исемендәге Башкорт драма театры. Сценарийны Россия драматургы Ярослава Пулинович язган. Башкорт теленә тәрҗемә эшен Хөрмәтулла Үтәшев башкара.
Гүзәл Яхина бестселлеры буенча спектакльне режиссер Айрат Абушахманов куячак. Ул март аенда күрсәтеләчәк “Яратасың – яратмыйсың” спектакле премьерасыннан соң эшкә керешәчәк. Уфага 2016 елның декабрендә килүендә роман авторы Гүзәл Яхина Айрат Абушахманов иҗатына зур хөрмәт белән каравын һәм аңа ышануын белдергән. Язучы ханым Башкорт драма театры актерлары белән очрашып фикер алышкан, сорауларга җавап биргән. «Зөләйха күзләрен ача» спектакле премьерасын киләсе сезонда тәкъдим итү ниятләнелә.
Гүзәл Яхинаның ХХ гасырның 30 елларындагы кулаклаштыру чорында яшәгән татар кызы Зөләйхага багышланган китабы, бестселлерга әйләнеп, илнең 20 теленә тәрҗемә ителә. Роман авторы “Зур китап” һәм “Ачык Алан” әдәби премияләре лауреаты була. «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча «Россия» каналы алты серияле фильм әзерли. Аудиоязма белән китап дисклары дөнья күргән. Зөләйханың театраль язмышы башкорт сәхнәсендә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз