news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зөләйха күзләрен ача» романы Россиядәге иң популяр китап дип табылды

Рейтинг Россиядә 1992 елның 12 июненнән соң язылган китаплар арасында төзелгән.

«Зөләйха күзләрен ача» романы Россиядәге иң популяр китап дип табылды

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Язучы Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы 1992 елның 12 июненнән соң Россиядә язылган иң популяр китап булды. Бу хакта MyBook сервисы тикшеренүенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«MyBook китап сервисы Россиядә 1992 елның 12 июненнән соң язылган нинди нон-фикшн һәм матур әдәбият китапларының илдә популяр булуын ачыклаган. Барлык әсәрләр арасында рейтингы лидеры булып Казан язучысы Гүзәл Яхинаның „Зөләйха күзләрен ача“ дебют романы булды», — диелә хәбәрдә.

Барлык жанрлар арасында рейтингта икенче урынны Андрей Курпатовның «Красная таблетка. Посмотри правде в глаза!» фәнни-популяр китабы булган. Беренче өчлекне Лариса Парфентьеваның «100 способов изменить жизнь» бестселлеры йомгаклый.

Шулай ук беренче бишлеккә Борис Акунинның шымчы Эраст Фандорин турындагы «Не прощаюсь» романы һәм Дина Рубинаның «Яблоки из сада Шлицбутера» хикәясе дә кергән.

Тикшеренүдә барлыгы 800 меңнән күбрәк кулланучының профиле анализланган.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанда «Зөләйха күзләрен ача» сериалы төшерелгән урыннарга маршрут булдырылачак дип хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100