news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Зөләйха күзләрен ача” китабының егерме телдәге тышлыкларыннан күргәзмә ачылды

Быел роман төрек, македон, словак, үзбәк, иврит, инглиз, испан һәм япон телләрендә дөнья күрәчәк, ди Гүзәл Яхина.

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). Уфада Ә.-З. Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә Гүзәл Яхина язган “Зөләйха күзләрен ача” китабының дөньядагы берничә телгә тәрҗемәдә басылган тышлыклары күргәзмәсе ачылды. Бу турыда “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Рус, татар, кытай, фин, литва, чех, украин, хорват, француз, венгр, немец, итальян, болгар, румын, серб һәм башка телләрдә басылып чыккан китапның төрле тышлыклары тупланган галерея залның бизәгенә әверелде, дип хәбәр итә агентлык.

Гүзәл Яхина сүзләре буенча, Хорватия һәм Швециядә яшәүчеләр китапны ел башында күрә алачак. Китапның титул битләре әзер, Милли китапханәгә тапшырылган.

Быел әлеге роман  төрек, македон, словак, үзбәк, иврит, инглиз, испан һәм япон телләрендә дөнья күрәчәк, дигән язучы.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot