news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Зөләйха күзләрен ача” китабы литва телендә басылып чыккан. Чиратта - Иран

Китап голланд, итальян, немец, эстон, серб, фин һәм башка телләрдә басылды. Татарстан китап нәшрияты китапны татар теленә тәрҗемә итеп чыгарды.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан язучысы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабының чираттагы тәрҗемәсе басылып чыкты. Ул литва телендә. Китап тышлыгын Гүзәл Яхина үзенең социаль челтәрдәге битендә урнаштырган.

Тәрҗемәләр барлыгы 24 булачак. Гүзәл ничәсе басылып чыкканын «Татар-информ» хәбәрчесенә төгәл әйтә алмады: “Мин ничә китап чыкканны санап бармадым, бу - унынчы яки унберенче тәрҗемә. Чиратта – Иран”, - диде.

Китап голланд, итальян, немец, эстон, серб, фин һәм башка телләрдә басылды. Татарстан китап нәшрияты китапны татар теленә тәрҗемә итеп чыгарды.

М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт театры “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча спектакль куярга әзерләнә. Режиссеры – Айрат Әбүшахманов. Гүзәл Яхина әйтүе буенча, спектакльдә Зөләйханың татар булуы аерып күрсәтелмәячәк.

Искәртеп узабыз. Казан язучысы, “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы Гүзәл Яхина киң җәмәгатьчелеккә 2015 елда “Большая книга” бөтенроссия әдәби конкурсы лауреаты буларак танылды. Татар дөньясында язучының бу әсәре шактый бәхәсләр тудырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot