news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зөләйха күзләрен ача» китабы Италия премиясенә лаек булды

Джузеппе Томаси ди Лампедуза премиясе 2003 елдан башлап, Италиядә басылып чыккан халыкара авторларга тапшырыла.

«Зөләйха күзләрен ача» китабы Италия премиясенә лаек булды
премиянең рәсми аккаунты

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы Италиянең Джузеппе Томаси ди Лампедуза премиясе лауреаты булды. Бу хакта язучының рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

«Зөләйха күзләрен ача» — сәяси китап түгел, бу тайгага килеп чыккан хатын-кызның эмансипация маҗаралары. Зөләйха күзләрен ачып безне ышандыра алсын: бөек китаплар кичәге көн кешесе белән дә, иртәгәге кеше белән дә сөйләшә ала», — дип яза оештыручылар.

Китапның авторы Гүзәл Яхина Премиянең аккаунтында рус чыгышлы язучы һәм журналист дип билгеләп үтелгән. 

  • Джузеппе Томаси ди Лампедуза премиясе 2003 елдан башлап, Италиядә басылып чыккан халыкара авторларга тапшырыла. Төп тема — тынычлык һәм халыклар дуслыгының әдәбиятта чагылышы.
  • Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча 8 серияле фильм төшерелде. Сериал үзчикләү көннәрендә күрсәтелде һәм Россия 1 каналына зур рейтинг китерде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100