news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зөләйха күзләрен ача» фильмындагы төп героиня Кремльгә татар токымлы атта килә

«Зөләйха күзләрен ача» фильмындагы төп героиня Кремльгә татар токымлы атта килә

«Зөләйха күзләрен ача» фильмындагы төп героиня Кремльгә татар токымлы атта килә
kzn.ru

(Казан, 19 февраль, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәре буенча эшләнгән тарихи фильмны төшерүдә катнаша. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәсәлән, 18 февральдә фильм Казан Кремле территориясендә төшерелде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә бирегә 12 ат китерелде, шулар арасында татар токымлы атлар да бар иде.

Атлар аларны караучылар белән бергә Арча, Алексеевск, Балык Бистәсе, Питрәч, Теләче районнарыннан китерелде. Барлык катнашучылар гримланган һәм 30нчы еллар киемнәрендә иде.

Шунысы игътибарга лаек, фильмда Зөләйха Казан Кремленә татар токымлы атта килә. Искәртеп үтәргә кирәк, республикада татар токымлы атларны яңарту буенча актив эш алып барыла. Республика ат үрчетүчеләре Чыңгызхан заманыннан ук тарихчыларга мәгълүм булган атаклы токымны яңадан торгыздылар. Узган ел азагында ул рәсми рәвештә реестрга кертелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot