news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөләйха Хисмәтуллина бөек кеше иде – Фердинанд Сәлахов

Танылган җырчылар Зөләйха Хисмәтуллина турында "Татар-информ" сайтында чыккан язмага карата үз фикерләрен белдерде.

 (Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова) Күренекле опера җырчысы, бик күп танылган артистларның остазы Зөләйха Хисмәтуллина турында “Татар-информ” да язма чыккач,  аның укучылары - танылган җырчылар, редакция белән элемтәгә кереп, үз фикерләрен белдерде. 

22 ноябрьдә РСФСРның халык, Татарстан Республикасының халык артисты Зөләйха Хисмәтуллинаның туган көне булыр иде.

Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин Зөләйха Гатаулловнаның иң яраткан укучыларының берсе булган. “Бик кешелекле иде ул, - дип башка җырчыларның фикерен кабатлады Газинур Фарукшин. – Мин бит башта консерваториядә Валентина Лазько курсында идем. Ул мине яратып бетермәде, “Зөләйха Гатаулловнага бар”, - дия иде. Беренче курстан соң авылга бәрәңге алырга җибәрделәр. Шунда кызлар өчен авыл малайлары белән сугышып кайткач, шул тәртибемә дә карамастан, Зөләйха апа мине үзенә алды. Миңа ышанды. Мин бит Опера театрының концерт төркемендә дә җырладым. Гастрольләргә чыгып, озаклап йөреп кайтуыма да ачуланмый иде. Мин укыганда ук инде гаиләле кеше булгач, хәлемә керә иде. Башка укытучылар куйган “ике”леләрне – “өч”легә, “өч”леләрне “дүрт”легә әйләндертеп йөри иде. Ул мәрхүмә булганда гастрольләрдә калганмын, озата да алмадым үзен. Кичә туган көне булган икән, әйтәм аны, күңелем әллә нишләп йөрде”, - дип тәмамлады сүзен Газинур Фарукшин.

“Зөләйха апа консерваториядә бөтен бозылган тавышларны төзәтеп йөри иде. Ул безгә вокал гына түгел, кешелеклелек дәресләре бирде. Бөтен бөек җырчы бөек кеше була алмый, Зөләйха апа бөек кеше иде. Студентларына ул әниләре кебек булды, кайсының туен уздырып, кайсының роддомнан баласын алып йөрде. Мине авырганда җитәкләп табипларга йөртте, Мәскәүгә алып барып операция ясатты. Шулай итеп, мине яңадан тудырган кеше ул. Хәле авыр икәнен ишеткәч, гастрольдән ашыгып кайттым, өлгердем, соңгы сулышын алганда янында идем. Мәрхүм булганына егерме елдан артык. Хәзер дә аның өендә булам, балалары, оныклары белән аралашып яшибез”, дип истәлекләре белән уртаклашты Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot