Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Зөләйха» фильмы республиканың зур шәһәрләрендә тәкъдир ителәчәк
«Зөләйха» фильмы республиканың зур шәһәрләрендә тәкъдир ителәчәк
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Мәскәүдә «Рамай» киностудиясе тарафыннан төшерелгән «Зөләйха» фильмын DVD форматта чыгару өстендә эш бара. Моннан тыш, фильмны татар, рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итеп, бөтен Ауропага таныту өстендә дә эш алып барыла. Инде йөздән артык шундый нөсхә әзер, ә ил буенча ике йөз нөсхә тарату планлаштырыла. Төрек Республикасы телевидениесе «Зөләйха» фильмын Ауротелевидение аша да трансляцияләргә дигән тәкъдим белән чыккач, фильм төрек теленә тәрҗемә ителгән иде.
Мәгълүм булганча, кинофильм Казанның меңъеллыгы уңаеннан, Гаяз Исхакый әсәре буенча төшерелгән иде, һәм узган елның декабрь ахырында Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аны тәкъдир итү булды.
Тиздән республиканың зур шәһәрләрендә «Зөләйха» фильмын тәкъдир итүләр башланачак. Моннан тыш «Рамай» студиясе агымдагы елда узачак фестивальләрдә дә катнашырга әзерләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз