news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зәкят» хәйрия фондына 2,2 тонна гошер китерелде

Балтач мөхтәсибәте Гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларга тарату буенча әйдәп баручылар рәтендә тора.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына 2,2 тонна күләмендә гошер китерелде. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балтач мөхтәсибәте 80 капчык бәрәңге, шулай ук чөгендер һәм кабак җибәрде. Яшелчәләр Казанның мохтаҗ гаиләләренә тапшырылачак.

Гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларга тарату буенча Татарстанда үткәрелгән традицион кампания нәтиҗәләре буенча, Балтач районы 60 тонна гошер тапшырып, әйдәп баручылар рәтендә булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot