news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» хәйрия фонды «Ураза тотучыны ашат!» акциясен дәвам итә

«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗлар өчен ифтарлар үткәрә.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Ураза тотучыны ашат!» акциясен уздыруны дәвам итә һәм барлык теләүчеләрне әлеге изге эштә катнашырга чакыра. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, акча туплауга бәйле рәвештә, «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗлар өчен ифтарлар үткәрә. Аллаһы Илчесе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: «Кешенең гамәлләре Аллаһыга дүшәмбедә һәм пәнҗешәмбедә тапшырыла һәм бу вакытта мин уразалы булырга телим», — дип әйтүе, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тотуы хәбәр ителә.

Шуның белән бәйле рәвештә, киләсе пәнҗешәмбедә, ягъни 12 мартта, «Ураза тотучыны ашат!» акциясе кысаларында Казан мәчетләренең берсендә «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗлар өчен ифтар үткәрәчәк. Хәйрия ашына фонд карамагындагы йөздән артык кеше чакырылачак.

Бу изге эшкә өлеш кертергә теләүчеләр ИФТАР сүзен язып (бер SMS-хәбәрнең бәясе — 50 сум) яки ИФТАР сүзеннән соң буш ара калдырып һәм күчереләсе сумманы күрсәтеп (мәсәлән: ИФТАР 300), 7715 кыска номерына SMS-хәбәр юллый ала. Әлеге гамәл сезгә ураза тотучыларны ашатуда катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит». Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100