news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» хәйрия фонды «Ураза тотучыны ашат!» акциясенә чакыра

Әлеге гамәл ураза тотучыларны ашатуда катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Гашура көне (9 сентябрь) якынлашу уңаеннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Ураза тотучыны ашат!» дип исемләнгән акциядә катнашырга чакыра. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гашура көнне Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә бу көнне ураза тоту Сөннәт гамәл санала. Моңа бәйле рәвештә, «Зәкят» хәйри фонды Гашура көненнән башлап һәр атнаның дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә мохтаҗлар өчен хәйрия ифтарлары уздырырга планлаштыра.

Изге эшкә өлеш кертергә теләүчеләр «ифтар» сүзен язып (бер SMS-хәбәрнең бәясе – 50 сум) яки «ифтар» сүзеннән соң буш ара калдырып һәм күчереләсе сумманы күрсәтеп (мәсәлән: ИФТАР 300), 7715 кыска номерына SMS-хәбәр юлларга мөмкин.

"Әлеге гамәл ураза тотучыларны ашатуда катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Акцияне ифтар үткәрү өчен акчаның күпме җыелуына карап оештыру планлаштырыла. Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ әйткән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһ юлында сарыф ит». Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде", диелә бу хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100