news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Зәкят” хәйрия фонды “Туган авылым” күңел ачу комплексында балаларга бәйрәм оештыра

2 апрель - Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне буларак билгеләп үтелә.

“Зәкят” хәйрия фонды “Туган авылым” күңел ачу комплексында балаларга бәйрәм оештыра
Султан Исхаков

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). 2 апрельдә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды үсешендә аерымлыклар килеп туган балаларга һәм аларның әниләренә бәйрәм оештыра. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүшәмбе, 2 апрель көнне, 14.00 сәгатьтә “Туган авылым” күңел ачу комплексында яшь кунаклар өчен бәйрәм оештырыла. Анда танылган алып баручы Айрат Заһриев иҗади мастер-класслар уздырачак , шулай ук күңел ачу, дустанә мохиттә чәй эчү оештырылачак.

Бу көнне теләктәшлек сыйфатында һавага зәңгәр шарлар очыру да каралган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot