«Зәкят» хәйрия фонды «Сабыйга» акциясен игълан итә
1 яшькә кадәрге сабыйларга ярдәм йөзеннән кирәк-яраклар – подгузниклар, салфеткалар, биләүләр һәм башка шәхси гигиена әйберләре җыялар.
(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Сабыйга» акциясен башлап җибәрде. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге башлангыч кысаларында фонд карамагындагы 1 яшькә кадәрге сабыйларга ярдәм йөзеннән кирәк-яраклар – подгузниклар, салфеткалар, биләүләр һәм башка шәхси гигиена әйберләре җыю игълан ителә.
Акция 15 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр үткәрелә. Битараф булмаган һәркем кирәк-яракларны «Зәкят» хәйрия фондына (Казан ш., Лобачевский ур., 6-нчы йорт) китерә ала. Белешмә өчен телефон: 225-33-22.