news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларны азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итүне дәвам итә

Азык-төлек күчтәнәчләреннән тыш, фонд карамагында тәрбияләнүчеләргә нәзарәт тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен тапшырдылар.

“Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларны азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итүне дәвам итә
dumrt.ru

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан мөфтиятенең “Зәкәт” хәйрия фонды мохтаҗларны ризык белән тәэмин итүне дәвам итә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу атнада да азык-төлек җыелмалары физик мөмкинлекләре чикле булганнарга, үзләре генә яшәүче өлкәннәргә, ялгыз аналарга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, шәкертләргә бушлай таратылды.

Бүген Казанда яшәүче 25 кеше ашамлыклар пакеты алды. Җыелмада он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр һәм татлы ризыклар, токмач һәм чәй бар иде. Азык-төлек күчтәнәчләреннән тыш, фонд карамагында тәрбияләнүчеләргә нәзарәт тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен тапшырдылар.

Мохтаҗларга мондый ярдәм “Зәкят” хәйрия фондында республикада коронавирус пандемиясе аркасында үз-үзеңне чикләштерү режимы кертелгәч башланган иде һәм булышу хәзер дә дәвам итә. Акча күчкән саен ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек таратуны оештыра.

Бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә Сбербанк картасына 4817 7601 6652 0787 (Борһанова Майя Атамуратовна – “Зәкят” фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot