Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга корбан ите таратты
Инвалидлар, күпбалалы гаиләләр, ветераннар, ялгыз картлар һәм башка төркем аз керемлеләргә барлыгы 3 тонна корбан ите өләшенде.
(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ", Гүзәл Насыйбуллина). Бүген “Хаҗ” үзәге бинасының ишегалдында мохтаҗларга корбан ите өләшенде. Әлеге акция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды тарафыннан оештырылды. Билгеләнгән вакытка бирегә өч йөздән артык кеше килгән иде. Алар арасында - инвалидлар, күпбалалы гаиләләр, ветераннар, ялгыз картлар һәм башка төркем аз керемлеләр.
"Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан “Мохтаҗларны ашат” акциясен игълан иткән иде. Әлеге акция кысаларында фонд мохтаҗларга корбанлык сатып алу өчен акча җыйды. Ярдәм итү мөмкинлеге булганнар корбанлык сатып алу өчен үзләреннән өлеш чыгарды. Корбанлык бәясе (терлекне чалу, эшкәртү һәм таратуны да кертеп) 7500 мең сум иде.

-Бүген без 3 тонна ит таратабыз. Бирегә үзебезнең карамактагы гаиләләрне, Ленинград блокадникларын, хезмәт һәм сугыш ветераннарын, инвалидларны чакырдык. Алар барысы да безнең базада бар. Без аларга алдан шалтыратып, кайда һәм кайчан киләсен хәбәр иттек. Бу чара турында ишетеп, үзләре килеп язылучылар да булды. Ел саен язылмыйча килүчеләр дә була, билгеле. Узган елда бар килүчеләргә корбан ите җитәлек булды. Быел шулай ук барысына да җитәр, Иншалла, - дип сөйләде “Зәкят” фондының матбугат чаралары белән эшләү белгече Майя Борһанова.

Мохтаҗларга тарату өчен корбан ике җирдә – Самосырово һәм Усад бистәсендә чалынган. “Хаҗ” үзәге бинасының ишегалдына итне өч “Газель”да китерделәр. Халык шактый күп җыелган булуга карамастан, волонтерлар ярдәме белән корбан ите тиз арада таратылып бетте. 1 кешегә 1,5-2 килограмм тәкә ите бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз